КФУда 7 көн эчендә кино төшерәләр

Казанда «Кино за 7 дней» («7 көн эчендә кино») халыкара проекты башланды. Ул үз эченә мобиль кино лабораториясен һәм кинокампусларны ала. Казан федераль университеты мәхәббәт турында кыска метражлы фильм төшерү урынына әверелде. Пректның волонтерлары арасында КФУ студентлары да бар.

Лобачевский скверы тирәсеннән узучылар кулларына «Общество толстяков требует перемен», «За равенство» дигән шигарьле плакатлар тоткан  «митингка» җыелучылар — кыска метражлы фильм актерлары артыннан күзәтте. Алар арасында «9 рота» фильмында Чуйганов ролен башкарган танылган актер Иван Кокорин да бар иде.

«Голодовка» кыска метражлы фильм режиссеры Татьяна Жукова аңлатуынча, конкурсның төп мәгънәсе — төшерү эше Казанның билгеле бер урыннарында барырга тиеш.

«Миңа Татарстан Республикасының Милли китапханәсен тәкъдим иттеләр. Ләкин оператор һәм режиссер белән караганнан соң,  аның тәрәзәләре безгә туры килмәвен белдек. А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты тәрәзәләре моның өчен отышлырак иде, — диде ул.

Шулай итеп кино төшерү эше институтның Лобачевский скверына карган тәрәзәсеннән барды. Фильмның сюжетына килгәндә, ул көлкеле мәхәббәзт тарихы булачак. Кыз сөйгәненә шундый таләп куя: «Әгәр дә ябыкмасаң, синең белән аралашмыйм», — ди. Егет ачлык игълан итеп, бу адымга әзер икәнен исбатлый. Егет янындагы кешеләр моны башкача кабул итә һәм ситуацияне үз файдаларына боралар. Икенче төрле моны кар түмгәгенең үсүе һәм тәгәри барганда кемнең гаепле, кемнең гаепсез булуы аңлашылмавы итеп кабул итәргә мөмкин.

Белешмә өчен. «Кино за 7 дней» Халыкара яшьләр кинофестивале Казанда 1-7 сентябрь көннәрендә үтә. Конкурска 31 илдән барлыгы 100 проект кабул итеп алынган. Финалга 10 эш узган.  

Фильм җиңүчесе 500 мең сум алачак, икенче һәм өченче урынга — 300 һәм 200 мең сум каралган. Алга таба барлык кыска метражлы фильмнар Татарстан турындагы киноальманахка берләштерләчәк. Аның федераль һәм халыкара прокатка чыгу мөмкинлеге дә булачак. «Кино за 7 дней» халыкара проектын гамәлгә куючы — ТР Мәдәният министрлыгы. Оештыручылар исемлегендә «Время кино» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру дирекциясе һәм «Кино и Театр» фонды күрсәтелгән, моннан тыш халыкара партнерлар җәлеп ителәчәге турында да әйтелгән.