КФУда абитуриентлар өчен телеграм-бот булдырачаклар

Проектны гамәлгә ашыру белән Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты студентлары мәктәп укучылары командасы белән бергә шөгыльләнәчәк.

Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының ике студенты «Сириус. Лето: начни свой проект» проекты остазы булды.

Мансур Галимов һәм Данил Батыршин мәктәп укучылары командасы белән бергә КФУ абитуриентларына ярдәмгә килә торган телеграм-бот проектын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк. Ул җәй көне «Акыллы ял» концепциясе кысаларында  эшләнеп бетәчәк.  Нәтиҗәсе тулысынча эшкә сәләтле бот-ярдәмче булачак.

«Без остазлар һәм балаларны киләчәктә башка командалар белән ярышларга чыгачак шәхси проектларын ничек тормышка ашырырга өйрәтәбез. Без беренче чиратта КФУ өчен  «тере» һәм эшли торган проектны гамәлгә ашырабыз, — дип уртаклашты  Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтының 3 нче курс студенты М.Галимов.

Проектның асылы — абитуриентка вузга керүне җиңеләйтергә сәләтле бот булдыруда. Студентлар әйтүенчә, идея шунда ки, абитуриентка QR-код тәкъдим ителәчәк, анда  үз теләкләреңне һәм имтихан нәтиҗәләрен кертергә кирәк. Шуннан соң бот юнәлешләр һәм институтлар исемлеген бирәчәк. Шулай итеп, булачак студент үзенә кирәклесен  сайлый ала. Оештыручылар әйтүенчә, проект абитуриентларның һәм аларның ата-аналарының тормышын җиңеләйтәчәк.

“Укырга кергәндә кирәкле юнәлешне табу авыр булды, мәгълүмат эзләү өчен уңайлы инструмент булмау проблемасы белән очраштым, — дип искә ала М.Галимов. — Без идеяне эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен уңайлы инструмент — «Телеграм» дип таптык. Хәзер инде эшли торган прототип бар, иллеләп тестер көйләнгән. Көн саен без нәрсәнедер яхшыртабыз. Кабул итү кампаниясе башлануга ботны эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз «.

Бот абитуриентны күрсәтелгән параметрлар белән охшаш башка институтлар һәм юнәлешләр белән дә таныштыра алачак. Мәсәлән, бот ИВМиИТ һәм ИТИС аермаларының нәрсәдә булуын җентекләп тасвирлый алачак. Яки Казан университетының башка институтында охшаш юнәлеш сайларга булышачак. Һәм, бәлки, шуның белән абитуриентка дөрес сайлау ясарга ярдәм итәр.

ИВМиИТ студентлары өчен «Сириус»тагы остазлык — беренче тәҗрибә түгел. Мансур Галимов һәм Данил Батыршин узган елның октябрендә программалаштыру нигезләрен укыта торган түгәрәк төзеделәр. Алар әйтүенчә,  тәҗрибә аларга «Сириус»тагы остазлыкта да ярдәм итә.

«Без «Байтик» Казан IT-лагеренда Pyton телендә телеграм-бот ясарга өйрәттек. Соңрак «Сириус»та шундый мөмкинлек тәкъдим иттеләр. Килештек, үкенмибез. Бу безгә алга таба да кирәк булачак яхшы тәҗрибә», — дип сөйләде Данил Батыршин.

Егетләр ботны бөтенроссия дәрәҗәсенә чыгару белән яна.

«Быел кабул итү кампаниясе вакытында без КФУ институтларына ботны кулланырга тәкъдим итәчәкбез. Шуннан соң, кулларында статистика булган килеш, — илнең башка югары уку йортларына да чыгарга мөмкин булачак. Без проектны үстерәчәкбез, — дип нәтиҗә ясады Мансур Галимов.

Автор: Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты матбугат үзәге, КФУ медиакоммуникацияләр үзәге