КФУда абитуриентлардан 18 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Гаризаларның 98 проценты диярлек дистанцион тапшырылган.

Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә абитуриентлардан 18 меңнән артык гариза килгән. Бу алдагы атнага караганда 14,5 меңгә күбрәк.

«Без гаризаларны турыдан-туры һәм дистанцион форматларда кабул итәбез. Бер атна элек гаризалар саны 3,5 мең тәшкил итте, бүген бу 18 меңнән артык. Бу көтелгәнчә, чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен һәм аттестат алган, алар безнең университетка документлар бирә башлый. Институтлар арасында Фундаменталь медицина һәм биология институты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Идарә, икътисад һәм финанс институты лидерлар булып тора», — диде КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик.

Документларның күпчелеге дистанцион форматта кабул итеп алына, бу 98 проценттан артык.  КФУның  “Студент булачакмын!” социаль-мәгариф челтәре аша барыннан да күбрәк гариза бирелгән. Суперсервис — дәүләт хезмәтләре порталы аша инде 3 меңнән артык гариза кабул ителгән. Кабул итү комиссиясенең тупрыдан-туры форматы шәһәрдә булучылар өчен оештырылган. Бу форматта кабул итү, санитар таләпләрне үтәп, абитуриентлар өчен уңайлы режимда алып барыла.

Быел үзенчәлек бар: КФУның кабул итү комиссиясе ике агымга бүленгән — РФ гражданнары һәм чит ил гражданнары өчен. Соңгылары Кремль урамы, 25 адресы буенча (КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты) консультация үтә ала. Алар өчен аерым консультантлар, техник секретариат эшли.

«Сораулар барлыкка килгәндә, абитуриентлар һәм аларның ата-аналары 8-800-700-9275 номеры буенча КФУ кабул итү комиссиясенең кайнар линиясенә  мөрәҗәгать итә ала. Абитуриентлардан килгән сораулар төрле. Нигездә, алар укырга керү өчен баллар, югары уку йортын тәмамлаганнан соң ала торган һөнәрләр саны белән бәйле «, — дип билгеләде А.Бибик.

12 июльдә КФУда эчке кереш сынаулар башлана. Рус теленнән имтихан аларның беренчесе булачак. Алар БДИ үткәрелә торган барлык фәннәр буенча узачак. Кайбер юнәлешләр өчен иҗади сынаулар узу таләп ителә. Мисал өчен, Дизайн һәм пространство сәнгате институтына керү өчен, рәсем буенча имтихан булачак. Эчке сынауларда катнашу өчен документларны 10 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.

«Былтыргы  һәм быелгы үзенчәлекләрне исәпкә алып, без кабул итү сынаулары башлануга барлык абитуриентларның да белем алу турында документлары булмавын аңлыйбыз. Бу һөнәри белем бирү оешмаларында (көллият, техникумнарда) документлар тапшыруның тоткарлыгы белән бәйле. Шәхси тәртиптә абитуриентка кереш сынауларын тапшырырга рөхсәт итәбез. Документлар кабул итү тәмамланганчы, 29 июльгә кадәр абитуриент белем алуы турындагы документны тәкъдим итәргә тиеш, югыйсә ул конкурска кертелмәячәк. Санау мәктәпне тәмамлаучылар өчен дә, көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар өчен дә бер дулкында уза. Эчке кереш сынаулар көндезге һәм дистанцион форматларда узачак. Абитуриент «Студент булачакмын» челтәренең шәхси кабинетында сынау форматын сайлау турында белдерергә тиеш, — дип ассызыклады КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе.

А.Бибик әйтүенчә, КФУда кереш сынаулары — БДИ дәрәҗәсендә, хәтта югарырак та. Сайлап алу процессы җитди. Университетта прокторинг системасы кертелгән. Имтихан үткәрү кагыйдәләре бозылганда, абитуриентның нәтиҗәләре юкка чыгарыла.

Эчке сынау нәтиҗәләре өч көн эчендә әзер була.

Автор: Алинә Минневалиева, фото: Александр Кузнецов