КФУда ачык дәрес: “Татар халкының гаилә йолалары: элек һәм хәзер”.

КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә гаилә йолаларын өйрәнделәр.

Курс җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева “Татар халкының гаилә йолалары: элек һәм хәзер” темасына ачык дәрес уздырды. Анда студентлар белән беррәттән, әдәбият һәм фольклор галиме, ярты гомерен Казан дәүләт университетына багышлаган галим Марсель Бакиров, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Нияз хәзрәт Сабиров, “Ак калфак” Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлары рәисе Кадрия Идрисова, “Иман нуры” мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе Регина Иванова һәм “Казан сөлгесе” брендын булдырып, татар милли бизәкләрен машина белән чигүче Гөлнара Нурмөхәммәтова катнашты.

Семинар-дәрес гаилә йолаларына күзәтү, студентлар әзерләгән презентация материаллары белән танышу, фикер алышуга корылды. Аудитория чигүле әйберләр белән бизәлгән иде. Болар – халык авыз иҗаты курсын укыган студентларның дистә еллар эчендә сакланып килгән кул эшләре.

“Дөньядагы үзгәрешләр календарь йолаларның кайберләренең юкка чыгуына китерде. Гаилә йолалары ул яктан бәхетлерәк. Бездә, нигездә, акыллы, саф, тыйнак, тәртипле татар кызлары укый. Алар – милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап, үзләре аша уздырып, киләчәккә тапшыручы буын. Шуны күздә тотып, гаилә йолалары турында үзенчәлекле итеп сөйләшергә булдык”, – диде Луиза Җамалиева.

Курс җитәкчесе өйләнешүнең формаларын санап чыкты. Тарихта кыз урлау, ябышып чыгу һәм яучы җибәреп, никахлашу кебек туй итү йолалары бар.

“Әлеге очрашуны уздыруның тагын бер сәбәбе – тормышыбызда киң таралган гражданлык никахына мөнәсәбәтем. Безнең кызлар никахсыз өйләнешү төрен сайламаслар дип уйлыйм”, – диде курс җитәкчесе.

Татарстан Диния Нәзарәтенең Дәгъват бүлеге башлыгы Нияз хәзрәт Сабиров никахтан башка гаилә булмый дигән фикерне белдерде.

“Глобальләшү процесслары барганда да, безгә үз гадәтләребезне саклап калу мөһим. Ә үз гадәтләребезне оныту безне түбән дәрәҗәгә төшерә. Татар халкы мең елдан артык ислам дине тоткан. Динне саклаучы өч кыйммәт бар. Болар – милли тел, милли кием һәм гореф-гадәт. Никах укыту – борынгыдан килгән гадәт. Безгә бу хакта онытырга ярамый”, – диде.

Нияз хәзрәт шулай ук никахсыз торуны хайваннар тормышы белән чагыштырды.

“Хайваннарда никах дигән төшенчә юк. Никах укытмаган кеше хайванга тиң. Хайваннар әти-әниләрен белми, никахсыз бергә яшәү дә – әти-әни йөзенә төкерү килеп чыга”, – диде ул.

Луиза Җамалиева туй итү үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, чит төбәкләр тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Әйтик, Мордовиянең Белозерье авылында иң элек кыз йортына яучы килә, аннан булачак кодалар “кул сугыша”, ягъни ризалаша, зур бүләкләр бирешә, соңыннан гына 60 лап кунак катнашында фития (никах) мәҗлесе була. Шул көнне кияү егетләре кызны килеп ала да кодаларга кайтып, ирләр аерым, хатын-кызлар аерым бүлмәләрдә бәйрәм итәләр. ЗАГСка алар соңыннан, кирәк булса, рәсми документ алу өчен генә бара. Менә шушы озын процесс бу якта туй дип атала.

Төбәкләрдәге гореф-гадәтләр белән танышуны дәвам итеп, Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылыннан булган Люция Умарова үз авылларындагы туй йоласы турында сөйләп үтте.

“Чувашиядә 40 мең татар, Батыр районында 7 саф татар авылы бар. Шыгырданда 7 меңгә якын кеше яши. Елына 80-90 пар өйләнешә, 100ләп бала туа, – диде ул. – Башта кызны сорарга кияү кәләш йортына килә. Һәм бу көннән бүләк биреп җибәрү мәҗбүри. Аннан соң ике көн дәвамында, килен йортында “Ак туй” була. Беренче көне – “Задатка” дип атала. Анда әбиләр, кодагыйлар җыелып таныша, чәй эчә. Бүләккә бал яки шикәр алып киләләр. Мәҗлес ахырында кодагый килгән кунаклардан акча җыеп, кызның әнисенә биреп калдыра. Икенче көн – никах. Иртән кияү ягыннан 10 олау (1 олау 1 пар дигән сүз) килә. Бер пар 5 төрле, ә кодагыйлар 6 төрле сый алып килә. Килгән кунаклар һәрберсе аерым машинада булырга тиеш. Һәр олауны кыз өендә җырлап-биеп каршы алалар. Җәен – арбада, кышын чанага утыртып әйләндерәләр. Бу – кунакларны, бигрәк тә кодагыйларны хөрмәт итү билгесе дип санала. Никах укылгач, кызның әнисе килгән кунакларга бүләк өләшә. Тагын бер атнадан соң өч көн дәвамында кияү өендә “Кызыл туй” була. Беренче көнне әби-бабайлар өчен “Сый” дигән мәҗлес оештырыла. Монда кыз ягы шулай ук 10 олау килә. Кияү әнисе кунакларга бүләкләр өләшә. Икенче көнне урта яшьтәге парлар килә. Өченче көн “Кызыл туй”ның иң тантаналы өлеше булып санала – иртән кияү киленне алырга бара, ягъни “выкуп”. Аннан соң яшьләр язылыша. Кич белән туй үткәрәләр.

Гаилә йолалары турында сөйләшкәндә, бирнә мәсьәләсе дә кузгатылды. Элек кызлар кияүгә чыкканчы бар гомерен бирнә әзерләп үткәргән.

“Без балачакта Сабантуйга кульяулык чигә идек. Чигүгә мәхәббәт шуннан калган, – диде “Казан сөлгесе” проекты авторы Гөлнара Нурмөхәммәтова. – Безнең төп максатыбыз – хәзерге киленнәргә бирнәлек әзерләү. Эшебезне иң элек урын-җир комплектлары әзерләүдән башладык. Аннан соң сөлге, тастымал, эскәтерләр җитештерә башладык. Планда альяпкыч, ашъяулык, пәрдәләр һәм намазлык чигү”, – диде ул.

Аның сүзләренчә, махсус машинада милли бизәкле бер сөлге әзерләүгә 50 минут вакыт китә.

“Шушы эш белән без мирасыбызны саклап калырга, чигүле әйберләрне татар халкының көнкүрешенә кертеп җибәрергә тырышабыз”, – диде автор.

Студентлар әзерләгән презентацияләрдән төрле еллардагы туй фотолары белән танышып була иде. Элек кәләшнең башына ак эшләпә киюе, шаһитларның кызыл тасма тагуы – тарихка күчә бара. Бүген яшьләр бөтенләй да фата кими. Ә киемнәргә килгәндә исә, кәләш дуслары бер төрле күлмәк кисә, кияү дуслары шул төстәге галстук тага.

Фольклор экспедицияләрендә күп йөргән галим Марсель Бакиров дәреснең тиешенчә узуына басым ясады. “Монда теория дә, практика да, күрсәтмәлелек тә бар”, – диде ул. Ул шулай ук туй йолаларының гасырлардан бирле килүен әйтеп узды. Үзгәрешләр кичерсә дә, бу йолалар сакланып калырга тиеш, диде.

Хәзер яшьләр гаилә коруга бик җиңел карый. Өйләнешү ниятен әти-әниләренә дә әйтеп тормыйлар хәтта. Әмма, кызлар, сезгә сүзем шул, егетегездән әти-әнисе белән килеп соарвын таләп итегез. Урамнан килеп кергән әтрәк-әләм энҗе бөртегедәй кызга хуҗа булырга тиеш түгел. Матурлык белән эш бетми. Үзегезгә пар сайлаганда, нәселенә игътибар итегез. Хатын кыйный торган, саран, онны да учлап кына бирә торган, шизофренияле нәсел белән кушылмагыз”, – дип киңәшләр бирде галим.

Гаилә йолаларын саклауга зур игътибар бирүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова балага тәрбия ана карынында ук салына дигән фикер белән килешмәвен җиткерде.

Балага тәрбия насыйп яр сайлаганда ук бирелә башлый. Гаилә корырга кеше сайлаганда, туачак балагызның киләчәге хакында да уйларга кирәк. Без төбәкләрдә “Татар кызы” бәйгесе оештырабыз. Әмма мин хәзер шуны аңладым: бу конкурсны 5 яшьлек кызлар арасында ук уздыра башларга кирәк икән. Алар үрнәк булып, киләчәктә милләт аналары булачагын белеп үсәргә тиеш”, – диде Кадрия Идрисова.

Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең әдәбият кафедрасы мөдире Флера Сәгыйтовна семинарга зур бәя биреп, аның коры дәрес булмавын, ә спектакль кебек зур тырышлык куеп әзерләнүен билгеләп узды.

“Халык авыз иҗаты” курсын студентлар беренче курста укый. Имтиханнан тыш, алар төбәктәге халык авызы хәзинәсен җыеп, фольклор практикасы узарга тиеш.

Мәгълүмат “Татар-Информ” МА алынды.