КФУда Ачык ишекләр көне

Кичә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникация институтында Ачык ишекләр көне уздырылды. Институт эшчәнлеге, студентлар тормышы белән кызыксынган һәркем бирегә килеп, мәгълүмат белән таныша алды. Ачык ишекләр көненә килгән абитуриентларны  журналистика, реклама һәм җәмәгатьчелек белән эшләү, политология, конфликтология, фәлсәфә, дин белеме һәм социология юнәлешләре, укырга керү шартлары һәм тиешле имтханнар исемлеге белән таныштырдылар.
Быел уку йортыбызда абитуриентларны кабул итү комиссиясе 20 июньдә үз эшен башлап җибәрәчәк.