КФУда ачык ишекләр көннәре башланды

22 сентябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.

13:00 сәгатьтә актлар залында институт белән танышу башланды. Университет, студент тормышын күрсәткән видеорәттән соң, булачак абитуриентлар алдында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зилия Яугилдина, уку-укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасары Рамил Мирзаһитов, халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Гөлнара Садыкова чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат алды.

Билгеле, укучылар төрле өлкәдә белем алырга тели: кемдер рус, кемдер татар, кайберәүләре чит телләрне, дизайнны тирәнтен өйрәнү яклы. Соңыннан, нәкъ менә үзләре укырга теләгән юнәлеш турында күбрәк белер өчен, булачак абитуриентлар, аларның ата-аналары аудиторияләргә таралды. Монда алар Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология, Рус һәм чит ил филологиясе, Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәпләре, аларның уку-укыту системасы хакында, нинди мөмкинлекләр барлыгы , шулай ук институт күләмендә барган әзерлек курслары турында чыгышлар тыңлады, зур залда әйтелми калган сорауларын бирә алдылар.

 

Алсу Сәлахова.