КФУда ачык ишекләр көннәре

Казан федераль университеты ачык ишекләр көннәренә чакыра. Булачак абитуриентларның университетка кабул итү кагыйдәләре белән танышу, керү имтиханнары турында белү һәм индивидуаль консультацияләр алу мөмкинлеге булачак. 

19 гыйнварда 14:00 сәгатьтә өлкән сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбендә (ИТИС) көтәләр. Адрес: Кремль урамы, 35 йорт, аудитория №1310.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтында ачык ишекләр көне 27 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә, Кремль урамы, 35 нче йорт адресы буенча булачак. шул ук көнне Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә дә ачык ишекләр көне була. Адрес: Профессор Нужин урамы, 1/37.

Ачык ишекләр көне КФУның барлык институтларында да үтәчәк. График белән тулырак итеп сылтама аша танышырга мөмкин.