КФУда «ачышлар төне» узачак

21 майда Казан федераль университетының «КФУда PROНаука» исемле сигезенче фәнни-популяр сессиясе узачак. Ул «Ачышлар төне» дип атала һәм кичке сәгать биштән төнге унга кадәр барачак.  Бу юлы КФУ һөнәрләр турында сөйләшергә тәкъдим итә.

Оештыручылар әйтүенчә, бу “төн” – иң масштаблысы. Югары уку йортының барлык юнәлешләре (14 институт, 1 факультет, 2 филиал, 2 лицей) кунакларга иң кызыклы интерактивларын күрсәтәчәк. Әлеге мастер-класс, тәҗрибә, квестларда тамашачылар да катнаша ала. Әйтик,үзеңне криминалистик лабораториядә сынап карарга, кыр геологы кебек походка әзерләнергә,  web-әзерләүче кебек яңа уен уйлап табарга яки химик матдәләр белән тәҗрибәләр ясарга, шулар белән “Әни, мин химик” дигән фотозонада фотога төшәргә була. КФУ күңел ачу программасын әзерләгән. Болар – шигъри баттл, гарәп графикасы буенча мастер-класс, математик фокуслар. Кичәдә хәтта бер уникаль үсемлектән ясалган эчемлек тә тәкъдим ителәчәк.

Гадәттәгечә, КФУ укытучылары лекцияләр укыячак. Биомедицина юнәлеше буенча КФУ проректоры Андрей Киясов чыгышы көтелә. Университетны тәмамлап, уңышка ирешкән шәхесләр чыгышлары да булачак. Мәсәлән, Татарстанда туризмны үстерү үзәге директоры  Дилбәр Садыйкова, Казанның “төнге мэры” Артур Хосровян һәм башкалар.

Балаларга махсус программа әзерләнгән. Аны КФУның Психология һәм мәгариф институты һәм партнерлары әзерләгән. Өлкән сыйныф укучылары бирегә укырга керү турында кабул итү комиссиясе штабында сораштыра алачак, тест үтеп кайсы һөнәр аларга күбрәк килешкәнен дә беләчәк. Барлык теләүчеләр КФУ ның музейлары белән бушлай таныша, ачык һавада Терренс Маликның галәм турында киносын карый алачак. Кунакларны студентлар handmade-ярминкәсе, Казанның музыкаль төркемнәре концерты, һәм тәмле фуд-корт көтәчәк.

Гөлгенә Гыймадова әзерләде.