Чаралар сериясе кысаларында шулай ук мини-футбол буенча турнир һәм студентларның фәнни конференциясе узды.
Африка көне шулай ук Африка иреге көне дип атала. Ул 1963 елның 25 маенда Аддис-Абебеда 30 африка лидеры тарафыннан булдырылган Африка бердәмлеге оешмасы оешуна багышланган.
Быел КФУда Африка көннәре төрле чаралар сериясеннән торды: 23 майда Африка кубогына мини-футбол буенча шәһәр турниры узды, 25 майда — «XXI гасырда Россия һәм Африка: сәяси, икътисадый һәм социомәдәни хезмәттәшлек» дигән студентлар ачык фәнни конференциясе булды. Бүгенге гала-концерт бу чаралар циклын йомгаклый.
Концерт алдыннан чит ил студентлары үз мәдәниятләрен — көнкүреш әйберләрен, кием-салым һәм милли аш-суларын тәкъдим иткән интерактив күргәзмә оештырдылар.
«Күргәзмәдә Африканың берничә иле: Мозамбик, Чад, Замбия, Кот-д’Ивуар тәкъдим ителде. Безнең максат — барлык студентларны да аңа җәлеп итү өчен Африка халыкларының мәдәниятен һәм бай традицияләрен күрсәтү «, — диде Тышкы элемтәләр департаментының чит ил кешеләрен җайлаштыру бүлеге башлыгы Сергей Цветков.
Экология һәм табигатьтән файдалану институтының 2 курс магистры София Макаму күргәзмәдә Мозамбик халыкларының милли ризыгы — гулабо тәкъдим итте. Ул йомырка, ак май, он, кокостан һәм карамельдан әзерләнә һәм чәйгә бирелә.
Күргәзмәдә шулай ук Татарстанның башка югары уку йортлары студентлары катнашты. Ибраһим Фәдига һәм Марсель Нгессан Кот-д’Ивуар алукасының милли киемнәрен һәм ашамлыкларын тәкъдим иттеләр, ул плантан сортының кыздырылган бананнарыннан — эре яшелчә бананнарыннан әзерләнә, азыкка кулланыр алдыннан термик эшкәртү таләп ителә.
Күргәзмәгә килүчеләр Африка шахматлары белән таныша, партия уйный алды.
Гала-концертта ректорат каршындагы Халыкара эшчәнлек буенча киңәшче Линар Латыйпов, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина, ТИСБИ һәм Йоханнесбург университеты профессоры, Намибиянең Казандагы мактаулы консулы Александр Мезяев, КДЭУ доценты Бушара Салахельдин (Судан) кунак булды.
«КФУда без ел саен Африка көннәрен бәйрәм итәбез. Минем үземә Африкада булу — кораллы көчләрдә хезмәт үтү бәхете тәтеде. Африка — үзенчәлекле мәдәниятне, икътисадый составны берләштергән өйрәнү өчен кызыклы континент. Россиянең Африкага карата игътибары арта: бу илләр белән мөнәсәбәтләр ныгый. Ә КФУда ел саен Африка студентлары саны арта бара», — диде Л.Латыйпов.
Бүген Казан федераль университетында Африкадан 400дән артык студент белем ала.
«Без барыбыз да бу концертны көттек. Студентлар, мин сезгә активлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез җитди адым ясадыгыз — Россиягә укырга килдегез. Сезнең күбегез уңышлы укый. Барлык чараларда актив катнашуны дәвам итегез. Җырлагыз, биегез, дус булыгыз «, — дип теләде О.Вершинина.
Концертта катнашучылар Африкадан килеп, Казан университетын тәмамлаучыларның видеокотлауларын карадылар. Шулай ук видеомөрәҗәгать белән танылган җәмәгать эшлеклесе, Бенин Республикасының элеккеге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Россия АИС — РФ Чит ил студентлары ассоциациясе Оештыру советы җитәкчесе урынбасары Анисет Габриэль Кочофа чыгыш ясады.
Гала-концертта милли җырлар, биюләр, шигырьләр тәкъдим ителде, традицион киемдә дефиле узды.
Чарада конференциядә, гала-концертта катнашучыларны һәм мини-футбол ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.