КФУда алгебра, анализ һәм геометрия буенча халыкара конференция ачылды

Чараның кульминациясе —  Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге медален һәм премиясен бирү буенча халыкара жюри утырышы булачак.

Казан федераль университетында алгебра, анализ һәм геометрия буенча халыкара фәнни конференция һәм «Заманча геометрия һәм аның кушымталары» халыкара конференциясе ачылды. Чара 23-27 августта катнаш форматта уза. 180 кеше көндезге форматта катнашачак. Гомумән алганда, конференция 300гә якын Россия һәм чит ил катнашучыларын колачлаячак.

Конференцияне ачуда ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм Җир турында  фәннәр юнәлешләре буенча проректоры Данис Нургалиев, Идел буе федераль округының НОМЦ җитәкчесе Марат Арсланов, РФА Себер бүлегенең (Новосибирск ш.) математика институты директоры Юрий Ершов, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ математика логикасы һәм алгоритмнар теориясе кафедрасы мөдире Алексей Семенов, РФА В.А. Стеклов исемендәге Математика институтының баш фәнни хезмәткәре, функцияләр теориясе бүлеге мөдире Борис Кашин катнашты.

Конференциянең мөһим максатлары — яшь галимнәрне, аспирантларны һәм студентларны алгебра, исәпләү, анализ һәм геометрия теориясе өлкәсендә заманча проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү,  фән һәм югары мәктәп вәкилләре өчен рәсми булмаган аралашу мәйданчыгы булдыру. Конференция тематикасында практик кушымталар булган эре гамәли проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән тикшеренүләргә һәм проектларга аерым игътибар бирелә.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Д.Нургалиев фәннең гамәли үсешен билгеләп үтте. Ул дөньяның фундаменталь аңлавын таләп итә, дип раслый проректор.

«Докладларның төп өлеше турыдан-туры тәкъдим ителәчәк. Чыгышларның күп өлеше төп математик проблемаларга һәм аерым бүлекләрнең — алгебра, анализ һәм геометрия проблемаларына багышланган. Безгә Казан математика мәктәбенең бөтендөнья математикасындагы урынын һәм әһәмиятен күрсәтергә кирәк», — диде Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова.

Конференциядә катнашучы атаклы галимнәр Казан математика мәктәбен хөрмәт итәләр. М.В. Ломоносов исемендәге МДУның математик анализ кафедрасы доценты Алексей Солодов бу математик чарада лекция укыячак.

«Россия һәм дөньяда функцияләр теориясе буенча танылган үзәк булган Казан университеты уздырган конференцияләрдә бик теләп катнашам. Минем өчен бу чарада катнашу — хезмәттәшләр белән фәнни нәтиҗәләр алмашу», — дип билгеләп үтте галим.

Конференция алгоритмик катлаулылык һәм мәгълүмати сыешлык буенча табигый структураларны классификацияләү проблемаларын, хисап алгебраик структураларын конструктивлаштыру дәрәҗәләрен, классик алгебраик структураларның инвариантларын тасвирлау проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә ала.

«Бу конференцияне уздыру Казан университетында математик белем бирүне тануны аңлата. Без монда укыган һәм укыткан фәннең чиктәш өлкәләре өчен ачышлар ясаган бөек математикларыбыз белән горурланабыз, — дип сөйләде М.Сәлахов.

«Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләр өчен» Н.И. Лобачевский исемендәге  медале һәм премиясе бирү буенча халыкара жюри утырышы конференциянең кульминациясе булачак.

Конференция хезмәтләре Web of Sciense һәм Scopus мәгълүматлар базасына керә торган Lobachevskii Journal of Mathematics журналының махсус чыгарылышында тулы мәкаләләр рәвешендә бастырылачак.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов