КФУда археологларны әзерләүнең үз алымы

Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгында  традицион Халыкара кыр археология мәктәбе эшли. Инде өченче ел рәттән оештыручылар — КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, ТР ФА Археология институты яшь тикшеренүчеләргә тәҗрибә уртаклашу өчен чит ил һәм ватан галимнәрен чакыралар. Быел яшь галимнәр белән Россия, Канада һәм Венгрия галимнәре шөгыльләнә. катнашучыларның географиясе дә киң — проект белән Австралия, Белоруусия, Венгрия, Кытай, Румыния, Словения һәм эстониядән яшь галимнәр кызыксынган.

Мәктәп программасында 4 секция эшли: «Археологиядә архебиологик методлар», «Археологик пыяла», «Таш кораллар: технология һәм эксперимент», «Урта гасырларның зәрканчылык һөнәре: Борынгы Русь, Көнбатыш Европа, Мөселман көнчыгышы (VII-XVIг.)

Әмма әлеге проектның әһәмияте аның фәнни өлеше белән генә чикләнми. Халыкара кыр археология мәктәбе төрле илләрдән, төрле яшьтәге галимнәрнең аралашу мәйданына әверелә. Биредә яңа археологик ачышлар, методикалар турында гына фикерләшмиләр, ә яңа актуаль һәм кызыклы проектлар да туып тора.

мәктәп үз эшен 28 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә катнашучылар археологик табылдыкларны һәм һәйкәлләрне өйрәнүнең яңа алымнарын гына өйрәнеп калмыйча, борынгы һәм урта гасырларда Татарстан территориясендә яшәгән халыкларның тормышын тулырак күзаллаган үзләренең экспериментларын да үткәрәчәкләр.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов белдерүенчә, Казан университетында соңгы елларда археологларны әзерләүнең тулы циклы төзелгән. Университетыбызда төзелгән белем бирү вертикале академик фәнни һәм музей берләшмәләре белән тыгыз элемтәдә: «КФУда археологларны бюджет нигезендә дә, контракт формасында да укыталар. «Археология» профиле буенча бакалавриатны тәмамлаган студентлар үзләре сайлаган белгечлек буенча укуларын күп төрле магистрлык программаларында дәвам итә алалар. Алга таба зур бюджет квотасы нигезендә аспирантурага керә алалар. Даими рәвештә төрле квалификация күтәрү курслары эшләп килә. Аның бер формасы — Халыкара археологик мәктәп.»