КФУда астрономия объектларын ЮНЕСКО исемлегенә кертү эше дәвам итә

Обсерваторияләр номинациясендә фәнни нигезләү үз эченә 100 гә якын битне ала.

В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә фәнни семинар узды. Анда университет обсерваторияләренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенция таләпләренә туры килүе каралды.

Татарстанда астрономик мирас буенча ЮНЕСКОның стратегик инициативасы кысаларында КФУның астрономик обсерваторияләре турында номинацион материаллар әзерләү эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 11 декабрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас үзәге әлеге объектларны мәдәни һәм табигый мирас башлангыч исемлегенә кертү турында карар кабул итте.

2021 елда Татарстанда Казан университетының астрономик обсерваторияләренең универсаль кыйммәтен билгеләү буенча берничә фәнни чара үткәрү планлаштырыла. Беренче булып «КФУның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенция таләпләренә туры килүе турында» фәнни семинар булды. Чара Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә физика институты тарафыннан оештырылды.

Семинарда дөньяда һәм Россиядә астрономия үсешенең перспектив юнәлешләре, Казан университеты обсерваторияләре роле, аларның күренекле универсаль кыйммәтләре атрибутларын билгеләү, аларның дөреслеге, бөтенлеге һәм дөнья мәдәнияте, тарихы, фәне өчен әһәмияткә ия объектлар буларак яклау мәсьәләләре каралды.

«Семинарда кайбер проблемалар каралды. Барыннан да элек, обсерваториянең ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы 1972 елгы конвенция таләпләренә туры килүе. Номинаөиягә чыгарыла торган территорияне төгәл билгеләргә кирәк. Бездә ике объект билгеләнгән: шәһәр астрономия обсерваториясе бинасы һәм В.П.Энгельгардт исемендәге обсерватория бинасы «, — дип билгеләде Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары, Россиянең ИКОМОС Милли комитеты вице-президенты Рафаэль Вәлиев.

Спикер әйтүенчә, хәзер обсерватория номинациясен фәнни нигезләү әзерләнә — документ инде үз эченә 100 битне  ала.

«Астрономик обсерватория рәвешендә тарихи-мәдәни һәм фәнни мирас  XX-XI гасырларда дөнья үсеше белән ничек бәйле дигән сорауга җавап бирү мөһим. Аларның инструментарийлары, территориясе, архитектурасы дөньякүләм астрономия мирасы белән ни рәвешле бәйле, — диде Р.Вәлиев. — Төп бурыч — объектларның универсаль кыйммәте критерийларын билгеләү. Без астрономия обсерваторияләренең үсеше Казан университетының  үсеш этаплары, шулай ук безнең республика һәм бөтен ил территориясе үсеше белән тыгыз бәйләнгән икәнен исбатлау ысулларын эзлибез. Шулай ук бу теманың Казан университетында: XIX гасырда — Лобачевский, Симонов һәм күп кенә башка, XX гасыр — Дубяго эшләгән перспективалы фәнни ачышларны никадәр тирән чагылдыруын билгеләргә кирәк. Аларның ачышлары Казан университетын дөнья астрономиясе дәрәҗәсенә чыгаруын күрсәтү мөһим».

Галимнәр коллективы өчен тагын бер бурыч — университет кысаларындагы объектларның буфер зонасы территориясен билгеләү.

«Бу ЮНЕСКОның мөһим таләбе. Объектларны яклау һәм алар белән идарә итү буенча күп чаралар күрергә кирәк булачак. Семинар кысаларында без шушы мәсьәләләр турында фикер алышу өчен якын көннәрдә Яшел Үзән районы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеген җәлеп итү белән киңәшмә уздырачакбыз, дигән карар кабул иттек», — дип сөйләде эксперт алда торган эш турында.

Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов та территориянең үсеш перспективаларын саклауның мөһимлеге турында сөйләде.

«Әлеге искиткеч комплексның үсеш перспективаларын һәм  векторларын саклап калу кирәк, югыйсә без бүген дөнья фәненә зур өлеш кертә торган эзур комплексны үсештән мәхрүм итәбез. Һәйкәлләрне сакларга, шул ук вакытта территорияне үстерү мөмкинлекләрен калдырырга мөмкинлек биргән территориаль схема булдырырга кирәк, — диде Р.Хәйретдинов. — Бүген бу Россиядә генә түгел, дөньяда да  күренекле архитектура һәм фәнни мирас, мәдәни, тарихи байлыкның уникаль кушылмасы булган һәйкәл. Объект гамәлдәге мәгариф һәм агарту үзәге булып тора».

Искәртеп узабыз, апрель башында КФУ базасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан университетының астрономик обсерваторияләрен әзерләү буенча чираттагы чара — Россиядә Фән һәм технология елына һәм кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына багышланган халыкара түгәрәк өстәл узачак.

Автор: Алинә Искәндәрова, КФУның Медиакоммуникацияләр үзәге