КФУда аудитны үстерү мәсьәләләре буенча конференция ачылды

Анда Евразия төбәге илләре вәкилләре катнаша.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында катнаш форматта «Россиядә аудитны үстерү: проблемалар һәм перспективалар» бөтенроссия гамәли конференциясе уза. Анда Россия, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Грузия һәм Үзбәкстан вәкилләре катнаша.

Форумны уздыру инициаторы — аудиторларның «Содружество» ассоциациясе» (СРО ААС) оешмасының Идел буе территориаль бүлекчәсе.

Ике көн дәвамында профессиональ аудиторлар, үз-үзен җайга сала торган аудиторлар оешмасының территориаль бүлекчәләре вәкилләре, финансистлар, хакимиятнең башкарма, закон чыгару органнары вәкилләре, вуз укытучылары аудитны үстерү һәм камилләштерү, исәпкә алу, салым салу, финанс һәм салым контроле (күзәтчелеге) перспективалары, шулай ук аудит өлкәсендә югары уку йортлары белгечләрен әзерләү, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек, икътисадның хәзерге үсеш шартларында һөнәри һәм эшкуарлык берләшмәләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Чараны ачу тантанасында ике көнлек форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән СРО ААС идарәсе рәисе Игорь Козырев һәм РФ Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Михайлик мөрәҗәгать иттеләр.

Александр Георгиевич билгеләп үткәнчә, Россиядә аудитны үстерү мәсьәләләре һөнәри бергәлек һәм федераль казначылык өчен бик мөһим. Ул аудиторлык эшчәнлеге үсеше проблемаларын һәм тенденцияләрен өйрәнүдә, карауда уңышлы дискуссия һәм конференциядә катнашучыларның эшлекле элемтәләр урнаштыруларын теләде.

«Бүгенге көн фәнни, методологик планда безне баетачак дип өметләнәм. Безнең хезмәттәшлек итүебез бик сөенечле, — дип билгеләде СРО ААС генераль директоры, РФ Дәүләт Думасының аудиторлык һәм контроль-ревизия эшчәнлеген законнар белән тәэмин итү буенча эксперт советы әгъзасы Ольга Носова.

Ул «О некоторых вопросах деятельности СРО ААС в свете внесения поправок в Закон 307-ФЗ «Об аудиторской деятельности»» темасына доклад тәкъдим итте.

СРО ААС идарә әгъзасы, СРО ААСО Идел буе территориаль бүлеге советы рәисе Минзилә Сюткина конференциядә Евразия төбәгенең күп кенә илләре вәкилләре катнашуын ассызыклады.

«Катнашучыларның мондый вәкиллекле составы безгә аудиторлык эшчәнлеген үстерүдә булган проблемалар турында фикер алышырга, аларны хәл итү юлларын билгеләргә, шул исәптән Евразия төбәге илләре арасында багланышларны активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам», — дип хәбәр итте М.Сюткина.

Конференциядә тикшерелә торган мәсьәләләр икътисадның барлык тармакларын оештыру, дәүләт контроле һәм идарәсе органнары мөһим әһәмияткә ия. Чараның эш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов