КФУда бүгеннән татар теле курслары эшли башлады

Бүген КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар инстиуты бинасында теләүчеләр өчен татар теле курслары эшли башлады. Барлыгы курсларга электрон регистрацияне мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр 920 кеше узган. Курсларга язылучыларның 70%ка якыны — хатын-кызлар. Курслар 3 ай дәвам итәчәк һәм 15 нче декабрьдә телене белү турында КФУ сертификатларын тапшыру белән тәмамланачак.

  Каюм Насыйри институты директоры Рәсим Хөснетдинов әйтүенчә, бушлай татар теле курсларына теркәлү инде июньдә үк ачыла һәм 14 нче сентябрьдә тәмамлана.

Татар телен өйрәнергә теләгән иң зур делегация студентлар — 150гә якын кеше. Шулай ук мәктәп укучылары да күп — 30 кешедән артык. Курсларга теркәлү узучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар: адвокатлар, бухгалтерлар, инженерлар, галимнәр, табиблар һ.б. Курсларга АКШ, Болгария, Иран, Төркия, Германия, Казахстан илләреннән 20дән артык чит ил гражданы килергә җыена. Аларның күбесе — студентлар һәм мөгаллимнәр.

Рәсим Хөснетдинов әйтүенчә, татар теле дәресләре кичке вакытта, 18-20 сәгать арасында атнасына 2 сәгать дүшәмбе һәм чәршәмбе яисә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе булачак. Тыңлаучылар бушлай дәресләргә килә ала, аның нәтиҗәләрендә язма һәм телдән имтихан тапшырылачак. Курсларны тәмамлаганда татар теле дәрәҗәсен белүне күрсәткән сертификат биреләчәк.

Барлыгы телне белү дәрәҗәсенә карап 10-12 төркем төзеләчәк. Бигрәк тә татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнергә теләүчеләр күп (А1). Хәзергә күп гаризалар кабул иткәнгә, төркемдәге кешеләрнең саны бик зур — һәрберсендә 50шәр. Гамәлдә исә, курслар ахырына электрон регистрацияне узучыларның бары тик яртысы гына татар телен өйрәнүне дәвам итә.

Курсларга килүчеләр белән КФУ Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тәҗрибәле мөгаллимнәре шөгыльләнәчәкләр. Укытуда коммуникатив методика кулланылачак — тыңлаучыларны татар телендә аралашырга, диалоглар һәм монологлар төзергә өйрәтәчәкләр.

Казан университетында бушлай татар теле курслары 2012 елдан бирле оештырыла. Хәзер проект ТРның дәүләт  һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы нигезендә финанслана. Ул 2020 нче елга кадәр исәпләнгән. Алдагы елларда курсларны тәмамлау турында һәр елны 300әр кеше ел саен сертификат алаган. Узган ел курсларга 600дән артык кеше язылган була, шуларның 500е дәресләргә даими йөри.

Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУга татар телен дистанцион өйрәнергә теләүчеләрне «Ана теле» онлайн-мәктәбенә чиратсыз теркәүгә рөхсәт биргән (гадәттә яңа кулланучыларны теркәү февральдә була). Әлеге программа ярдәмендә татар телен интернетка чыгу мөмкинлеге булган һәркайда, теләсә кайсы вакытта өйрәнергә була. Анда татар телен өйрәнүнең 9 дәрәҗәсе каралган. Онлайн-мәктәптә әйтеп карау, язу, грамматика, онлайн-сүзлек, төрле дәрәҗәдәге тестлар лабораторияләре бар. 

Югары квалификацияле мөгаллимнәр һәр көнне 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр онлайн-мәктәп укучылары белән җанлы дәресләр алып баралар. Һәр дәрес 45 минут дәвам итә, анда 6 кулланучыга кадәр катнаша ала.

Высококвалифицированные преподаватели ежедневно ведут живые разговорные уроки с пользователями онлайн-школы по уровням обучения с 17 до 21 часа (кроме субботы и воскресенья). Каждый урок длится 45 минут, и в нем участвуют до 6 пользователей.