КФУда балалар өчен театр эшли башлый

Яңа уку елында КФУ Психология һәм белем бирү институтында 1-4 нче сыйныф укучылары өчен (7-11 яшьлекләр) «Радуга» дигән балалар театры барлыкка килергә мөмкин.

 Оештыручыларның әйтүенчә, театрның төп бурычы —  кече сыйныф укучыларының иҗади мөмкинлекләрен арттырырга булышу, балаларны театр сәнгатенә һәм әдәбият дөньясына кызыксындыру.

Спектакльдә рольне эшләү дәверендә балалар персонажларның эш-гамәлләрен анализларга, үз фикерләрен белдерергә, хыялланырга, ирекле фикерләргә, сөйләргә өйрәнәчәкләр.

«Балалар театры аркылы яшь артистлар үзләренә бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр ача, дөнья сәнгате үрнәкләренә якыная, рольне эшләгәндә үз көчләрен сынап карый алалар», — диде мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире Венера Закирова.

Балалар белән эчтәлекле актерлык осталыгы, сәнгатьле уку, балалар коллективын туплау буенча тренинглар, мастер-классалар, балалар язучыларының әсәрләре буенча репетицияләр, шөгыльләр спектакль кую белән тәмамланачак. Аны яшь артистлар әти-әниләренә, Казан федераль университеты мөгаллимнәренәш, белгечләренә һәм студентларына күрсәтәчәкләр.

Балалар белән шөгыльләр түләү шарты белән атнасына 2 тапкыр кичке вакытта үткәрелә. КФУ хезмәткәрләре профком әгъзалары балалары өчен льготалар каралган.