КФУда балалар иҗат конкурслары призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр

Тантанада балалар рәсемнәре һәм эшләнмәләре конкурслары лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Казан университетында “Буыннар хәтерендә Җиңү уты” әдәби-иҗат конкурсы кысаларында узган балалар иҗаты конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы һәм КФУ хезмәткәрләре, укытучылары һәм студентлары гаиләсе фестивале узды.

Конкурсларны  КФУ университет клиникасы белән берлектә Яшьләр сәясәте департаменты,  Студентларның беренчел профсоюз оешмасы, хезмәткәрләрнең беренчел профсоюз оешмасы һәм Россия сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәр берлегенең беренчел оешмасы оештырды.

Тантанада «Җиңүне хөрмәтлибез, геройларны хәтерлибез!» һәм «Күңелле палитра» балалар рәсемнәре, «Открытка ветерану» конкурсы һәм «Красота рукотворная» балалар эшләнмәләре конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр.

“Җиңүне хөрмәтлибез, геройларны хәтерлибез!” балалар рәсемнәре конкурсының оештыру комитетына 148 рәсем, «Ветеранга открытка» конкурсына 74 открытка килде — барлык эшләр өчен бердәм Бөек Җиңү темасына берләште; шулай ук  “Күңелле палитра” балалар рәсемнәре конкурсының 9 номинациясе буенча 217 рәсем, «Красота рукотворная»конкурсының 7 номинациясе буенча 141 эшләнмә кабул ителгән. Конкурста катнашучы иң яшь кешегә — 2 яшь, иң өлкәненә — 14 яшь.

Бүләкләү тантанасына хөрмәтле кунаклар сыйфатында социаль һәм тәрбия эше буенча проректор Ариф Межведилов, хезмәткәрләрнең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Евгений Струков, шулай ук студентларның беренчел профсоюз оешмасы рәисе Юлия Виноградова чакырылды.

Катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан бүләкләү тантанасы кыскартылган форматта узды. Барлык бүләкләр һәм кыйммәтле бүләкләр конкурста катнашучы балаларның ата-аналарына тапшырылды. Яшь конкурсантларның әти-әниләренә сәламләү сүзендә Юлия Виноградова болай диде:

«Безнең югары уку йорты бик зур тарихка ия. Балаларның бу тарих белән кызыксынуы бик күңелле. Чөнки университет алар билгеле бер биеклеккә ирешкән урын буларак истә калачак. Балаларыгызның иҗади инициативасын хуплавыгыз өчен рәхмәт!»

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, Гомумуниверситетның физик тәрбия һәм спорт кафедрасы өлкән укытучысы Аделя Бикмуллина үз тәэсирләре белән уртаклашты:

«Безнең университетта балалар өчен конкурслар үтүе, өстәвенә шундый югары дәрәҗәдә булуы миңа бик ошый. Минем балалар мондый чараларда катнашырга бик яраталар. Кызганыч, быел алар шәхсән бүләкләү тантанасында катнаша алмадылар, ләкин былтыр балалар өчен уздырылган  бәйрәм минем балаларым хәтерендә якты һәм шатлыклы вакыйга булып истә калды!»

Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты