КФУда балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Ул  Казан университеты партнеры булган «Русфонд» хәйрия фондының 25 еллыгына багышланган.

Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә «Русфонд» хәйрия фондының 25 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Анда соңгы тугыз елда фондтан ярдәм алган балаларның рәсемнәре тәкъдим ителгән.

Казан университеты «Русфонд» белән 2016 елдан бирле хезмәттәшлек итә.

«Шушы вакыт эчендә Татарстаннан 526 балага ярдәм күрсәтелде, 433 миллион сум акча җыелды. Күп кенә балалар ике яки өч тапкыр ярдәм алды. Бүген алар тулы тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Бу хакта ачык төсләрдә ясалган рәсемнәр сөйли», — диде Татарстанда «Русфонд» бюросы җитәкчесе һәм Вася Перевощикова исемендәге сөяк мие донорларының Идел буе регистрын үстерү буенча директор урынбасары Наталья Сперанская.

КФУ һәм «Русфонд» сөяк мие донорлары регистрын булдыру буенча бергә эшләделәр, бу эш дәвам итә. Хәзер Казан университетында дәвалауның нәтиҗәле ысуллары булмаган авырулар өчен яңа ысуллар эшләнә.

«Галимнәр белән бергә без имгәнгән, төрле тайпылышлар булган балаларны реабилитацияләүнең заманча ысулларын эшлибез. Лимфедема — тукымадан сыеклык агымы бозылу күренешен өйрәнү буенча клиник һәм фәнни төркем бар. Уникаль методикалар бар. «Русфонд» мондый балаларны медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле Россия һәм чит ил үзәкләренә, шул исәптән КФУга да җибәрә. Киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип өметләнәбез. Без бу күргәзмәне хупладык. Балаларның якты, күңелле рәсемнәре безнең клиникада үзенчәлекле атмосфера тудыра. Алар барлык пациентларга шатлык бүләк итәчәкләренә ышанам, — дип сөйләде прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КФУ — генетика буенча берничә заманча лабораториясе булган әйдәп баручы үзәк. Казан университетында генетиканың яңа юнәлешләренең берсе үсеш ала. Анда генетик тест буенча диагнозны билгеләргә, төгәл препарат сайларга була, шул рәвешле төрле авыруларны диагностикалауны һәм дәвалауны сизелерлек яхшыртырга мөмкин, дип раслый А.Ризванов.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге