КФУда БДИны 100 баллга тапшырган 84 һәм 34 олимпиадник белем алачак

Кабул итү кампаниясе йомгаклары буенча Казан федераль университетының беренче курсына БДИны 100 баллга бирүче 84  һәм олимпиадаларда зур уңышларга ирешкән 34 укучы кабул ителгән. Бу турыда Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итә. 

Узган ел имтиханны 100 баллга тапшырып КФУга кабул ителгән укучыларның саны — 67 иде. Быелгы 84 укучының 71е — бюджетка, 13е — контракт буенча укырга кергән. 51 абитуриент 100 баллны рус теле, 15е — химия буенча алган. Тарих һәм информатика буенча югары балл алучылар — 6 абитуриент, биология, география буенча андыйларның саны — 2шәр. 

Узган ел олимпиадникларның саны 22 генә булса, быел — 34. Шуларның өчесе — Казан федераль университеты лицейларыннан. Болар — мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасы призерлары КФУның IT-лицеен тәмамалучылар Роман Алешин һәм Игорь Никоноров һәм Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган Исмәгыйль Сәйфетдинов. Үз профильләре буенча укырга кергән олимпиадниклар эчке сынауларсыз гына укырга кабул итлделәр. Андыйлар КФуда 14 кеше. 

24 августка булган мәгълүматларга караганда КФУга 11087 абитуриент кабул ителгән (5392 бюджет урыннарына, 5695 контрактка). 1,5 мең контрактчылар өчен боерык 29 нчы августта чыгачак. Шулай итеп быелгы күрсәткечкә ирешеләчәк.

24 август мәгълүматлары буенча КФУда түләп уку өчен 7204 килешү төзелгән. Төзелгән килешүләр саны буенча КФУның Яр Чаллы институты (1351), Халыкара мөнәсәбәтләр институты (1229), Идарә, икътисад һәм финанслар институты (1159), Юридик факультет (601) лидерлар рәтендә.

Без алдарак кына КФУ абитуриентларына —  мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары, БДИда профиль предметы буенча 100 бал җыючыларга — бер тапкыр 80 һәм 100 мең күләмендә акча түләнәчәк дип хәбәр иткән идек.