КФУда белем бирү процессы дистанцион форматта өзлексез тәэмин ителәчәк

Моның өчен университетта төрле компьютер программалары һәм онлайн-платформалар кулланыла. 

6 апрельдән Казан федераль университетында Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, дистанцион форматта өзлексез белем бирү процессы тәэмин ителәчәк. Моның өчен КФУда төрле компьютер программалары һәм онлайн-платформалар кулланыла.

Казанның һәм Татарстанның башка күп кенә вузларындагы кебек үк КФУда белем бирү процессын бары тик электрон-мәгълүмат мохитендә гамәлгә ашыруга күчү 2020 елның 19 мартында башланды. Бер атна эчендә диярлек – 28 марттан 5 апрельгә кадәр РФдә студентлар өчен каникуллар игълан ителгәнче — яңа форматта укытуны оештыру системасы эшләнде.

«6 апрельдән КФУда, Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, дистанцион форматта өзлексез белем бирү процессы тәэмин ителәчәк. Моның өчен Казан университетында берничә компьютер программасы һәм онлайн-платформалар кулланыла. КФУның үз дистанцион укыту  платформасы да бар. КФУ мөгаллименең һәм студентның университет сайтында шәхси кабинеты аша виртуаль аудиториягә һәм үз онлайн-курсларына керү мөмкинлеге бар. Microsoft Teams, Zoom, Skype видеоконференцияләре системалары, социаль челтәрләрдәге чатлар, Coursera кебек халыкара, «Открытое образование» Россия платформасындагы онлайн-курслар (хәзерге вакытта анда 544 курс эшли), Россиядә һәм чит илләрдә безнең партнерлык университетларының онлайн-курслары, YouTube һәм башка сайтларда видеолекцияләр киң кулланыла», — дип аңлатты Казан федераль университетының белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укытучыларны дәресләр үткәрү өчен инструментлар сайлап алуда чикләмиләр, әмма шул ук вакытта КФУның һәр институтында студентларга уку көне дәвамында бер программадан икенчесенә күчәргә туры килмәсен өчен, төп платформалар һәм инструментлар бик аз санда билгеләнгән.

«Студентларның дисциплинаны үзләштерүе өчен укытучы җаваплы. Уку процессын оештыру формалары төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, күптән инде бөтен дөньяда «флип-укыту» яки «астын өскә китереп укыту » методикасы уңышлы кулланыла, ул чакта башта студентларга яңа тема буенча материалларны мөстәкыйль өйрәнергә тәкъдим ителә, ә лекция яки семинар дәресләрендә аңлаешсыз мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм фикер алышулар була, төп нәтиҗәләр һәм нигезләмәләр әйтелә һ. б. КФУ укытучылары уку процессын оештыруда традицион методиканы, «астын өскә китереп укыту» методикасын һәм башкаларны куллана алалар. Моның өчен КФУ мөгаллимнәренең барысы да даими рәвештә квалификация күтәрү, КФУның корпоратив компетенцияләр үзәгендә белем ала», — дип өстәде проректор.

2018 елда, Казан университетында уку процессын оештыру, укытуның нәтиҗәле һәм инновацион практикаларын мониторинглау, тормышка ашыру максатларында, КФУда Ситуацион аналитик үзәк барлыкка килде. Анда дөнья һәм Россия тәҗрибәсе анализлана һәм КФУда цифрлы белем бирү мохитен үстерүгә юнәлтелгән проектлар тормышка ашырыла; мәгълүматлар нигезендә уку-укыту аналитикасы һәм идарә итү методларын кертү; бәяләүнең яңа методларын куллану; педагогик кадрларны һөнәри яктан үстерүнең яңа практикаларын булдыру; уку процессын оештыру, шул исәптән аның сыгылмалылыгын арттыру буенча зур эшләр башкарыла.

«Студентларның материалны үзләштерүне тикшереп торуның ысуллары дисциплинаның эш планында күрсәтелгән. Ул укытучы тарафыннан әле уку елы башланганчы ук эшләнә һәм һәр ел саен яңартыла. Программада шулай ук алган белемнәрне тикшерү, контроль эшләр саны һәм башка контроль формалары, дәрес темалары, якынча сораулар һәм биремнәр билгеләнгән. Дисциплинаның эш программасы шәхси кабинет аша һәр студентка ачык. Дистанцион укуга гына күчкән очракта, контроль формаларының үткәрү вакытына берникадәр төзәтмәләр керерегә мөмкин. Шунысын да искәртергә кирәк, гадәти белем бирү процессында да студент кирәкле контроль һәм башка эшләрне нинди дә булса сәбәпләр аркасында вакытында үти алмаса, семестр дәвамында яки ахырында  башкарырга хокуклы»,-дип төгәллек кертте Дмитрий Таюрский.

Белем бирү программаларында, барыннан да элек, табигыять фәннәре циклында дистанцион форматта укыту мөмкин булмаган практикумнар, лаборатор дәресләр  бар.

«Мондый  дәресләр өчен виртуаль мөмкинлекләр, цифрлы тренажерлар бар (сүз уңаеннан, КФУда берничә ел дәвамында студентларны лаборатория дәресләренә әзерләү өчен шундый программалардан файдаланалар, мәсәлән, «XXI+ уку мохите» мультимедиа белем бирү ресурсы һәм физика буенча телеметрик практикум, виртуаль биотехнология лабораториясе, «виртуаль җитештерү» лабораториясе, «виртуаль автомобиль» лабораторияләре һ.б.), ләкин алар лабораторияләрдә реаль практик эшне тулысынча алыштыра алмый. Шуңа күрә мондый дәресләр профилактик чаралар беткәннән соң, соңрак үткәреләчәк. Әгәр дә бу бик күп дәресләр булу сәбәпле мөмкин булмаса, киләсе семестрга күчереләчәк», – дип ассызыклады ул.

Имтиханнарга килгәндә, проректор Д. Таюрский әйтүенчә,  сынау вакытларын күчерү әлегә каралмаган.

«Әгәр нинди дә булса дисциплиналар үзенчәлекләре буенча бу семестрда тулысынча өйрәнелеп бетмәсә, алар буенча аттестация киләсе семестрга күчереләчәк. Дистанцион форматта эш 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җәдвәл буенча зачет һәм имтиханнарның күбесе – май-июнь айларында. Әгәр дистанцион форматта эш режимы  озайтылса, КФУда читтән торып төрле аттестация формаларын (имтихан, чыгарылыш квалификация эшен яклау һ.б.) уздыру тәҗрибәсе, тиешле норматив база бар. 10 ел дәвамында университетта ике диплом, чит ил партнерлары белән уртак белем бирү программалары тормышка ашырыла, алар кысаларында еш кына дистанцион форматны кулланырга туры килә».

Вузга керү өчен документлар тапшыру вакытларына килгәндә, алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Министр Валерий Фальков алдарак билгеләп үткәнчә, РФдә БДИ тапшыру вакыты күчү сәбәпле, Россия вузларына документларны тапшыру вакыты шулай ук күчереләчәк.

Автор: КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге, фото: Максим Зарецкий