КФУда «Бер күзәнәктә бар Галәм» күргәзмәсе ачылды

Ул Россия Фәннәр академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы Игорь Тарчевскийның 90 яшьлегенә багышланган.

Казан университеты тарихы музеенда Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы, Казан университетының мактаулы докторы Игорь Тарчевскийның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Бер күзәнәктә бар Галәм» күргәзмәсе ачылды. 

Анда документлар, китаплар, галимнең фотосурәтләре, шулай ук аның биология фәннәре кандидатына диссертациясенең авторефераты, үз тикшеренүләрен үткәргән җиһазлар тәкъдим ителгән.

Тантаналы чара вакытында юбилярны КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев котлады. Ул 50 нче елларда фотосинтез өлкәсендә Тарчевский изотоплар кулланып алып барган тикшеренүләр зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Ул галимгә сәламәтлек һәм алдагы фәнни тормышында уңышлар теләде.

Фундаменталь медицина һәм биология институты генетика кафедрасы мөдире, И.Тарчевский укучысы, Владислав Чернов, әлегә кадәр фәнни төркем белән уңышлы җитәкчелек итүче, фәнни мәкаләләр язучы һәм лекцияләр алып баручы үз укытучысын гомер бәйрәме белән котлады, аннары РФ Президенты Владимир Путин телеграммасын укыды. Анда мондый сүзләр бар:

«Хөрмәтле Игорь Анатольевич! Сезне чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм. Зур  талант, иҗади һәм эшлекле сыйфатларыгыз ярдәмендә Сез һөнәри бергәлектә танылу таптыгыз, биохимия һәм тулаем илебез фәне үсешенә җитди өлеш керттегез».

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының үсемлекләр ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасы мөдире Ольга Тимофеева хәбәр иткәнчә, академик Казан үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе мәктәбенә нигез салучы һәм бу кафедраны тәмамлаучылар арасында иң хөрмәткә лаеклысы. Аның искиткеч лектор талантын билгеләп үтеп, ул И.Тарчевскийны үсемлекләр физиологиясе буенча биологларга лекция укырга чакырды.

Игорь Тарчевскийдан булачак биологларга лекция укуны КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы мөдире Рәмзия Кыямова да сорады. Ә Игорь Анатольевичның дуслары исеменнән КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тәрҗемә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы профессоры Фаина Ратнер котлады, ул галим белән үзенең беренче очрашуы турында  сөйләде.

 

Тантана юбилярның фәнни һәм педагоглык эшчәнлеге турында сөйләү белән тәмамланды. Игорь Тарчевский күргәзмәне оештырган өчен КФУ ректоры Илшат Гафуровка, университет тарихчылары һәм Тарих музее хезмәткәрләренә  рәхмәт белдерде.

«Казан университеты — ул, әлбәттә, минем фәнни тормышымның башлангыч чоры. Моннан башка төрле төрле дәрәҗәле исемнәр булмас иде, һәм мин сезнең алда тормас идем, күргәзмә дә оештырылмас иде «, — дип ассызыклады академик.

Үзләре әзерләгән экспорзиция буенча барлык теләүчеләргә экскурсияне Казан университеты Тарих музееның яшь хезмәткәрләре уздырды.

Исегезгә төшерәбез, 25 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан И.Тарчевскийны хөрмәтләү тантанасы узды.

Белешмә

Игорь Анатольевич Тарчевский — Россиянең танылган биологы, педагог һәм илебездә фән үсешенә зур өлеш керткән шәхес. 1954 елда ул Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлый. 1964 елда докторлык диссертациясен яклаган. 1965-1974 һәм 1983-1994 елларда Казан университетының биохимия кафедрасын җитәкли. 1974 елдан СССР Фәннәр академиясеКазан филиалының биология институты лабораториясе мөдире, ә 1975 елдан алып 1992 елга кадәр институт директоры була. 1991 елдан 1995 елга кадәр И.Тарчевский — РФА Казан фәнни үзәге Президиумы рәисе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты. 1981 елда ул СССР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, ә 1987 елда  хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

50 елдан артык гомерен Игорь Тарчевский үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе проблемаларын тикшерүгә багышлады. Ул стресс вакытында углерод фотосинтетик метаболизмының специфик булмаган үзгәреш концепциясен чыгарды һәм нигезләде. Шулай ук ул сигнал системаларының үсемлекләрдә патоген микроорганизмнарга һәм климатның уңайсыз факторларына тотрыклы иммунитет булдыруда катнашу  проблемасы буенча актив эшләде.

Үзенең һәм әдәби эксперименталь мәгълүматларны анализлау Игорь Тарчевскийга үсемлекләр күзәнәкләрендә бер-берсе белән бәйләнештә торучы сигнал системаларыннан торган бердәм сигнал челтәре эшләве турында нигезләмә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде. Күзәнәкләрнең сигнал системалары арадаш продуктлары үсемлекләрнең уңайсыз климат факторларына һәм патогеннарга тотрыклылыгын арттыра торган яңа буын препаратлары булдыру өчен кулланыла ала, дип күрсәтелде.

Игорь Тарчевский — РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Халыклар дуслыгы,  IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Ул Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Бах һәм (А.Н.Гречкин белән берлектә) ТР Фәннәр академиясенең В.А.Энгельгардт исемендәге премия лауреаты.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов