КФУда “Беренче курс студентлары көне — 2020” фестиваленең гала-концерты узды

Бәйрәм битлек режимын үтәп узды.

«УНИКС»ның Зур залында «Беренче курс студентлары көне-2020» фестиваленең гала-концерты үтте. Күптән көтелгән вакыйга Казан федераль университетының иң яхшы иҗат коллективларының 200ләп катнашучысын җыйды. Бәйрәм битлек режимын һәм дистанцияне үтәп узды. Концертны турыдан-туры эфирда UNIVER TV трансляцияләде.

Исегезгә төшерәбез, быелгы коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә фестиваль форматын үзгәрттеләр. Ул 7 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр тамашачылар катнашыннан башка узды; репетицияләрдә һәм концерт программасы вакытында битлек режимы үтәлде, ә «УНИКС» ишегеннән кергәндә барлык  фестивальдә катнашучыларның һәм оештыручыларның тән температурасын үлчәделәр.

«Беренче курс студентлары көне» фестивале — яңа студентлар һәм бөтен университет өчен зур бәйрәм, бу матур вокаль һәм бию номерлары, иҗади берләшмәләрнең һәм институтлар коллективларының оригиналь постановкалары. Катнашучылар арасында — Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Психология һәм мәгариф институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты, Физика институты студентлары, шулай ук гомумуниверситет коллективлары бар.

Бәйрәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУ институтлары һәм факультеты проректорлары һәм директорлары катнашында узды.

«Без яшәгән тормыш динамикасы буенча вакыт тизлеге турында фикер йөртергә мөмкин. Әле кайчан гына һәркайсыгыз вуз сайлады, БДИ бирде, документлар тапшырдыгыз һәм Казан федераль университеты студентлары булдыгыз. Бүген без барыбыз да “Беренче курс студентлары көне” фестиваленең гала-концертында катнашабыз, — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга ректор. — Берничә көн дәвамында биредә, «УНИКС»та иҗат кайнады. Бу сәхнәгә иң лаеклылар менде».

Илшат Гафуров беренче курс студентларына уңышлар, иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде:

«Һәрвакыт бергә булыгыз! Коллектив, корпоратив культура безгә һәрвакыт ярдәм итә. Тормышны, үз илегезне, Казан федераль университетын яратыгыз!»

Зал 30 процентка гына тулган булуга карамастан, бу катнашучыларга бәйрәм атмосферасын тоярга комачауламады. Сүз уңаеннан, битлек режимын катгый үтәү тамаша залында булучыларга гына кагылмады. Бүген битлек саклану чарасы гына түгел, стильле аксессуар да — иҗади коллективның һәр катнашучысы бу атрибутны киеп,  үз номерын тәкъдим итте.

КФУ студентлары вокаль, бию һәм театр талантларын күрсәттеләр. Үз номерларын «Смородина» вокаль ансамбле, «Верба» бию коллективы, Marshmallow бию коллективы тәкъдим итте, тамашачылар һәм жюри тарафыннан Im(age) иҗат коллективының «Матрица» мәдәни киноэпопеясе мотивлары буенчаBack to reality концерт номеры җылы кабул ителде.

Казан университеты оркестрының чыгышы чыннан да бәйрәм бизәге булды. Ул «Игра престолов» саундтрегының үз вариантын тәкъдим итте.

Бәйрәмдә беркем дә читтә калмады. Тамашачыларны җылыту өчен караоке оештырылды. Шулай итеп, бөтен зал белән «Звери» төркеменең «Районнар, кварталлар» җырыннан өзек башкарылды.

Чара азагында өч төркемдә: зур, урта һәм кече төркемнәрдә концерт программалары өчен институтларны бүләкләү тантанасы булды.

Кече төркемдә 3 нче урын өчен диплом белән  Экология һәм табигатьтән файдалану институты, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты, Инженерия институты бүләкләнде. Икенче урынны А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтына бирделәр. Беренче урынны Психология һәм мәгариф институты һәм Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты бүлеште.

Алга таба урта төркемдә катнашкан институтларны бүләкләделәр. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 3 нче урын — Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Югары мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар мәктәбе, шулай ук Физика институты. Икенче урында — Алабуга институты һәм Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты, 1 нче урында — Юридик факультет.

Зур төркемдә 3 нче урында Фундаменталь медицина һәм биология институты. 2 нче урында Яр Чаллы институты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты. 1 нче урын — Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институтында.

Хәзер беренче курс студентлары Казан федераль университетының зур һәм тату гаиләсенең бер өлеше булып тора һәм фестиваль ярдәмендә студентлар тормышының актив, иҗади һәм бай эчтәлекле барлык юнәлешләрендә үзләрен күрсәтә алалар.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов