КФУда беренче тапкыр Физика институты студентларының чыгарылыш квалификация эшен ачык яклавы узды

Үз эшләрен«Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» әзерлек юнәлеше студентлары тәкъдим итте.

 

 

 

 

 

Казан федераль университетының Физика институтында беренче мәртәбә «Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» актуаль юнәлеш студентларның чыгарылыш квалификация эшләрен ачык яклау булды. Чыгышлар Microsoft Teams платформасында ясалды.

«Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» программасы төрле функциональ билгеләнештәге наносистема материалларын һәм компонентларын җитештерү технологияләрен файдалану һәм эксплуатацияләү өлкәсендә компетентлы булган фундаменталь белем белән бергә инженерлык күнекмәләренә ия кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән.

Беренче булып комиссия үз диплом эшен Гөлназ Гыйззәтуллина тәкъдим итте. Ул үз эшендә Pd0.92Fe0.08 эпитаксиаль пленкасының  анизотроп магнитка  каршы торучанлыгын тикшергән. Фәнни җитәкче — Спинтрон кушымталар Фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Игорь Янилкин.

Үз тикшеренү эшендә студент  югары вакуумлы җайланмада (SPECS, Германия) кургаш һәм Pd0.92Fe0.08 тимер атомнарыннан эпитаксиаль пленка синтезын башкарган. Ул техникада эшләргә өйрәнгән һәм мөстәкыйль рәвештә югары сыйфатлы пленка алган. Шулай ук тышкы магнит кыры һәм электр тогының төрле юнәлешләрендә үрнәкнең каршылык күрсәткечен ачыклый, алардан алга таба магнит  юнәлеше билгеләнгән һәм магнит гистерезисы төене төзелгән. Алынган нәтиҗәләр нигезендә Pd0.92Fe0.08 эпитаксиаль пленкасының магнит үзлекләре, бертөрле үрнәкләр алу өчен тимернең оптималь концентрациясе турында нәтиҗәләр ясалган.

Киләчәктә әлеге материал югары үткәрүчәнлеккә ия спинтроника өчен гетероструктуралар синтезлаганда кулланылачак. Алынган исәпләүләр күрсәткәнчә, мондый принципларда рекордлы энергия нәтиҗәлелеге (1 aJ = 10-18 Дж күчерүгә) белән такт ешлыгы 1000 Гцтан югары булган компьютерлар ясарга мөмкин.

Казан университеты медиакоммуникацияләр үзәгенә Гөлназ Гыйззәтуллина сөйләгәнчә, чыгыш алдыннан булган бераз дулкынлану тиз юкка чыккан.

«Дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзаларының әйтүләренә ышансаң, мин шактый яхшы һәм үз-үземә ышанып чыгыш ясадым. Билгене белү өчен әлегә башка студентлар чыгышын көтәбез. Гомумән алганда, уңай тәэсирләр генә калды. Аудитория алдында кызыклы материал белән чыгыш ясау күңелле”, — дип уртаклашты ул.

Физика институты директоры Сергей Никитин билгеләп үткәнчә,  молекуляр-нур эпитаксиясе җайланмасында  Гыйззәтуллина үзизоляция режимы кертелгәнче үк эшләгән. Монда ул эпитаксиаль пленканы синтезлаган. Әгәр бу җайланмада укучы турыдан-туры эшләгән булса, Физика институтының үзара нык бәйләнешле системалар физикасы лабораториясендә урнашкан физик үзлекләрне үлчәү системасы студентларга реаль вакыт режимында дистанцион рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә. Моның өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган.

Аннары студент Минтимир Заитов чыгыш ясады. «Кургаш бромидының моноокристаллик метиламмониясе һәм аны ионлаштыручы нурланыш детекторларында куллану» эшен ул каты җисем физикасы кафедрасы доценты Евгений Дулов җитәкчелегендә башкарган.

Заитовның эше перовскит структуралы металл органик ярымүткәргечләрне тикшерүнең актуаль темасына багышланган. Металл органик ярымүткәргечләр белән кызыксыну, башлыча, арзанлы кояш батареяләре булдыру өчен аларны кояш энергетикасында куллану белән аңлатыла. Дүрт ел элек әлеге кушылмаларны ионлаучы нурланыш детекторларында файдалану мөмкинлеге күрсәтелгән иде.

Минтимир үстерелгән монокристалларның сыйфатын тикшерүнең оригиналь методикасы буенча кургаш бромидының метиламмониясе (MAPbBr3) монокристалларын үстерүдән башлап, диэлектрик спектроскопия методлары белән тикшеренүләр үткәрүгә кадәр үрнәкләр әзерләү, шулай ук алынган нәтиҗәләрне башка методлар белән верификацияләү эшләрен башкарды.

«Эшне читтән торып яклау минем өчен уңайлырак та булды. Игътибарны бер кешедә тупларга, тыныч кына сорау турында уйланырга һәм матур итеп җавап бирергә мөмкин, — диде Минтимир Заитов. — Фәнни җитәкче һәм рецензент миңа «бик яхшы» билгесен куйды, мин моңа бик шат».

Яклаудан соң Мәгариф эшчәнлеге буенча КФУ проректоры Дмитрий Таюрский «онлайн» режимында арадаш һәм йомгаклау аттестациясен үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«КФУ өчен чыгарылыш квалификация эшен дистанцион форматта яклау тәҗрибәсе яңалык түгел. Бездә инде ун ел дәвамында «онлайн» режимда яклау гамәлдә. Без фәнни тикшеренү процессын өзә алмыйбыз, — дип аңлатты ул. — Безнең өчен зур кыенлыклар тумады. Университет Microsoft Teams платформасының корпоратив язылучысы булып тора. Әйтик, һәр студент, ә алар бездә 40 меңнән артык, үзенең шәхси кабинетын кулланып, барлык мөмкинлекләргә дә ия була».

Дмитрий Таюрский әйткәнчә, платформа, мәсәлән, апелляция өлеше белән бәйле күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Зачет, имтихан, чыгарылыш квалификациясе эшен яклау барышыннан язм алып барылганлыктан, студентлар видеофайлны яңадан карый ала, кирәк булганда нигезләнгән карар чыгарырга мөмкин.

«Дистанцион укыту — без контактлы (турыдан-туры) дип атаган укытуга яхшы өстәмә. Шуны аңларга кирәк, әгәр без бездән югары әзерлек таләп иткән ситуацияләр белән очрашабыз икән, бездә В планы булырга тиеш. Ул нәкъ менә без эшли торган  дистанцион белем бирү потенциалы. Бәлки, кайчан да булса дистанцион белем бирү системасы үз эченә ясалма интеллект белән бәйле элементны алачак, ул вакытта компьютер белән эксперт кебек сөйләшергә мөмкин булачак, ләкин бу ерак киләчәк бурычы. Әлегә безнең укытучы һәм студентка үзара хезмәттәшлек итәргә, укучыларга билгеле бер күләмдә мәгълүмат җиткерергә ярдәм итә торган интерфейс бар», — дип йомгаклады КФУ проректоры.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов