КФУда булдырылган «Феникс» сак системасын серияле җитештерүгә җибәрәчәкләр

Июльдә берничә үрнәк Татарстан Республикасының берничә предприятиесендә урнаштырылачак.

Казан федераль университеты һәм аның индустриаль партнеры «Радиоприбор» АҖ «Феникс» виброакустик сигналларны эшкәртү блоклары нигезендә периметрны саклауның инновацион системасын серияле җитештерүне башларга әзерләнә.

Ул инде Казанның эшләп чыгарылачак «Радиоприбор» заводында сынау үтте. КФУда эшләнгән сак системасының өстенлекләре турында КФУ цифрлы трансформацияләр үзәгенең прототип җитештерү җитәкчесе Павел Колпаков сөйләде.

«Мондый системалар, әлбәттә, бар, тик аларны көйләү бик катлаулы. Безнең үзәкнең хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән система автомат рәвештә 2 минут эчендә әзер булуы белән аерылып тора. Ул мәгълүматлар җыя, ә аннары сак режимына күчә. Системаны проектлаганда без аны уңайлы һәм тиз көйләнә торган итү өчен күп эшләдек. Прибор өч модификациядә әзерләнә. Берсе коттеджларны саклау өчен билгеләнгән, икенчесе — зур булмаган участоклар өчен (капкалар, керү төркемнәре) һәм өченчесе — сәнәгать предприятиеләре өчен», — дип хәбәр итте ул.

“Феникс” системасы коймаларда, киртәләрдә куела. Бер прибор периметры 500 метр булган территорияне саклауны тәэмин итә.

«Кирәк булганда приборның эш зонасын арттырырга (яки кечерәйтергә) була, — ди Павел. — Заказ бирүче теләге буенча сак системасы территориягә үтеп керергә теләүчеләрне кисәтүче тавыш яки яктылык нурланышы белән тулыландырылырга мөмкин. Безнең прибор видеокамера белән интеграцияләнергә мөмкин. «Фениксның» дымнан саклый торган корпусы бар һәм теләсә нинди һава шартларында эшли. Моннан тыш, саклау системасын җиргә күмеп яшерергә мөмкин, бу аның эшендә берничек тә чагылыш тапмаячак «.

Татарстан Республикасының берничә предприятиесе «Феникс» саклау системасын сынап карарга әзер булуын белдерделәр.

«Июльдә без Әлмәт районында нефть чыгару объектларында сынап карау үрнәкләрен урнаштыра башлыйбыз, шулай ук шәхси сак оешмаларының эшенә кертә башлыйбыз. Моннан тыш, безнең эшләнмә белән Россия Оборона министрлыгында да кызыксындылар», — дигән мәгълүмат бирде прототип бүлеге җитәкчесе.

Ул шулай ук прибор җыюда һәм аны сынауларга әзерләүдә Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының Студентлар конструкторлык бюросы вәкилләре катнашты, дип билгеләп үтте.

Автор: Лариса Бусиль