КФУда бушлай азык-төлек җыелмалары бирү башланды

Тулай торакларда яшәүче студентларга ярдәм итү акциясе башланды.

 

Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров кушуы буенча, Студентлар шәһәрчегенең 5 тулай торагында яшәүче студентлар шәхси гигиена  чараларыннан һәм азык-төлектән торган бушлай продукт җыелмаларын алды.

“Күп кенә студентлар хәзер акча эшләү мөмкинлеген югалттылар, шуңа күрә без студентларга ярдәм итү турында карар кабул иттек”, — диде акциядә катнашкан Илшат Рәфкать улы.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм илдә эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр атнага 1-2 тапкыр күрсәтеләчәк.

«Мин университетыбызның тәмамлаган студентларга, безнең иганәчеләргә зур рәхмәт әйтергә телим, алар минем тәкъдимне хупладылар һәм дүшәмбедән башлап, төрле товарлар: бәрәңге, кәбестә, дөге, карабодай белән ярдәм иттеләр. Бигрәк тә акциягә беренчеләрдән булып кушылырга теләк белдергән «Нәфис»кә рәхмәт әйтәсем килә, — диде вуз җитәкчесе.

КФУ ректоры хәбәр иткәнчә, Казан университеты студентларына университет эчендә акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк программа эшәнә. И.Гафуров әйткәнчә, КФУ студентлары өчен эш урыннары булдырачак бизнес-партнерлар да хезмәттәшлеккә чакырылган.

«Иң мөһиме, барысы да исән-сау һәм сәламәт булсыннар, шәһәр буйлап азрак йөрсеннәр, булган регламентларны, чикләүләрне үтәсеннәр һәм авырмасыннар», — диде Илшат Гафуров.

Казан университетында чит шәһәр һәм чит ил студентларына (алар КФУ тулай торакларында хәзер 4,5 меңнән артык яши) ярдәм итүгә юнәлтелгән күп кенә социаль чаралар эшләнә, бу хакта КФУ ның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты директоры Юлия Виноградова хәбәр итте. Ул искәртеп узганча, ректор боерыгы буенча, студентларга  1 апрельдән 30 апрельгә кадәр тулай торакта яшәгән өчен түләргә кирәкми.

Бүгенге акция вакытында азык-төлек җыелмалары һәм шәхси гигиена әйберләре  Студентлар шәһәрчеге тулай торакларында яшәүче 733 студентка бирелде. Пәнҗешәмбе һәм җомга көнне Универсиада авылы тулай торакларында яшәүче студентларга да шундый ук җыелмаларны өләшү планлаштырыла.

Алдарак кына мондый акция КФУ профкомы тарафыннан оештырылган иде. Ул чагында 100 студентка  ярдәм күрсәтелде. КФУның Алабуга, Яр Чаллы институты тулай торакларында яшәүче студентлар да азык-төлек җыелмалары алдылар.

КФУ студентлары безгә ни өчен тулай торакларда калулары һәм университет күрсәткән ярдәмне ничек кабул итүләре турында сөйләделәр.

Светлана Антонова,  Халыкара мөнәсәбәтләр институты магистранты (Тверь өлкәсе):

«Мин икенче курс магистранты. Магистр диссертациясен язып бетерү өчен тулай торакта калырга булдым. Өйгә Мәскәү аша кайтырга кирәк, бик ерак ара. Анда хәзерге вәзгыять бик үк уңайлы түгел. Университет телевидениесе хәбәрләреннән бүген тулай торакларда азык-төлек җыелмаларын тарату булачагын белгәч, гаҗәпләндем. Ә студентларның, мәгълүм ки, һәрвакыт ашыйсы килә. КФУның үз студентларын ташлап калдырмавы күңелле. Бу ярдәм безнең өчен бик күпне аңлата. Ярдәм итүегез өчен без бик рәхмәтле! Казанны өченче башкала дип атарга була, ул Мәскәүдән калышмый!»

Селби Атамырада, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты (Төрекмәнстан):

«Мин рейслар гамәлдән чыгарылганга гына түгел, ә өйдә интернет эшләмәгәнгә дә кайтып китмәдем. Кайткан булса, укуымны дистанцион рәвештә дәвам итә алмас идем. Бүген безгә таратылган азык-төлек һәм юыну чаралары җыелмасы —  бу безнең өчен бик кирәкле ярдәм. Зур рәхмәт!»

Айҗан Җаманкулова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты (Казахстан):

«Чикләр ябык булу сәбәпле мин өйгә кайта алмадым. Гаиләбез ишле — җиде кеше. Әтине түләнми торган ялга җибәрделәр, шуңа күрә аларга хәзер җиңел түгел. Мин дә эштән мәхрүм калдым. Элек мин инглиз теле буенча дистанцион рәвештә репетитор булып эшләдем. Хәзер акча юк диярлек. Университет күрсәткән ярдәм бик кирәкле».

Сулитанбек Ергешов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты (Төрекмәнстан):

«Университетның безнең турыда кайгыртуына мин шат. Һәр вуз да моны эшли алмыйдыр, мөгаен. Элек мин акчаны үзем эшли идем. Хәзер юк. Мин әти-әниләр җибәргән акчага яшим».

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов, видео: UNIVER TV

Видео