КФУда быел 4244 чит ил студенты белем алачак

КФУга инде 1117 чит ил студенты кабул ителгән. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров рәислегендәге быелгы уку елында беренче ректоратта хәбәр ителде. Ул кабул итү нәтиҗәләренә һәм беренче курс студентларын тулай торак белән тәэмин итүгә багышланган иде.

Дөрес, планда республиканың төп уку йортына 1403 студентны кабул итү. Шул рәвешле аларның саны 4244 кешегә җитәчәк. Шунысын әйтеп үтик, университетта чит ил студентлары уку төрле глобаль рейтинглар төзегәндә исәпкә алына. Тышкы элемтәләр департаменты директоры Андрей Крылов әйтүенчә, әлеге юнәлештә эш сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тагын 800 кеше ел дәвамында стажировкаларга һәм төрле алмашу программалары буенча киләчәкләр. Планны артырып үтәүгә карамастан, БДБ илләрендә абитуриенларны чит илгә укырга җибәрүгә каршы чыгу очраклары да шактый күзәтелә икән.

Әлеге мәсьәләгә үз карашын ректор Илшат Гафуров та җиткерде. Аның фикеренчә безнең турыда чит илләрдә начар фикерләр мондагы уку йөкләнешен үти алмыйча китәргә мәҗбүр булган БДБ илләре студентлары арасында зур процентларга бәйле. Шуңа әлеге илләрдән килүче студентлар белән Әзерлек факультетында ук эшәне яхшылап оештырырга кирәк. Әлеге факультетның программалары абитуриент укырга керергә теләгән институт таләпләренә якынайтылган булырга тиеш, ә дәресләрне кабул итүне җиңеләйтүне телне белгән югары курс студентларын абитуриентлар белән эшләүгә җәлеп итәргә  була.

 

Шулай ук проблеманы шул илләрдәге алдынгы вузлар белән эшне киңәйтеп башкарырга мөмкин. Партнер-вузларда КФУның база кафедраларын ачып, икеләтелгән диплом программаларын булдырырга мөмкин. Әлеге эшләр рейтингларда уңай чагылыш табачак.