КФУда быелгы кабул итү кампаниясендә бюджет урыннар саны арттырылган

Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында сөйләде.Очрашуда шулай ук кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Сергей Ионенко да катнашты.

TUHI4780

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла. Аларның нәтиҗәләренә карап, абитуриентларны югары уку йортларына кабул итү чоры башлана.

Илшат Гафуров билгеләп узганча, узган елда Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән диярлек гаризалар кабул ителгән. Бүгенге көндә инде 74 субъекттан гариза бар. “Без илнең бөтен территориясен колачлыйбыз. Ерак һәм якын чит илләрдән да студентлар байтак. Бу – белем бирү программасы сыйфаты күрсәткече”, — дип белдерде ректор. Аның сүзләренә караганда, былтыр өч имтихан буенча уртача балл 76,4 тәшкил иткән. “Бу бик югары балл. Былтыр без федераль университетлар арасында БДИ буенча иң югары балларга ия булдык һәм Россиядә классик университетлар арасында 4 нче урынга чыктык”, — диде. Ректор КФУга керү өчен кирәкле баллның күләмен әйтү әлегә иртәрәк булуын билгеләп узды. Әмма 60 тан да ким балл җыйган студент кабул ителмәячәк, диде.

TUHI4809

КФУ – Идел буе федераль округы вузлары арасында беренче курска кабул итү күләме буенча алдынгы югары уку йорты. 2015 нче елның 1 нче сентябрендә университет һәм аның филиалларына 11 мең 410 кеше кергән, шул исәптән 5 мең 265 кеше – бюджет урыннарга. Быел исә Илшат Гафуров 5 мең 316 бюджет урыны булуын хәбәр итте. “Шуны билгеләп узарга кирәк: бюджет урыннарның саны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән конкурс шартлары нигезендә билгеләнә. Анда белем бирү программалары сыйфаты, инфраструктура, профессор-мөгаллимнәр составы, эш тәҗрибәсе һәм башка мәсьәләләр исәпкә алына”, — диде ректор. Конкурс нигезендә бюджет урыннар саны 2016-2017 нче елларга билгеләнә.

 

Быел бюджет урыннарның гомуми саны, алдагы елга караганда, бераз арттырылса да, юриспруденция, икътисади, халыкара мөнәсәбәтләр белгечлекләре буенча ул кыскартылган. Әйтик, юриспруденциягә 100 урын булса, быел ул 60 ка калган. Ректор сүзләреннән аңлашылганча, бу юрист һәм икътисадчылар кирәгеннән артык дигән бәхәсләргә дә бәйле. Илшат Гафуров үзе нормаль җәмгыятьтә юристлар күп булырга тиеш, дип саный. Ул быел вузда инженерлык һәм фәнни юнәлешләргә урыннар артуын билгеләп узды. “Башка вузларда бер бюджет урын да юк диярлек. Бу юнәлеш буенча әзерлекне классик университет кына алып барырга тиеш дип санала”, — диде ул.

TUHI4807

Ректор әйтүенчә, бүген фундаменталь медицина һәм биология институтына ихтыяҗ зур. “Анда якын һәм ерак чит илләрдән керергә теләүчеләр саны бихисап. Элеккечә юриспруденция, икътисади белгечлекләр популяр кала. IT-технологияләр буенча яңа белгечлек барлыкка килде. Анда конкурс бик зур. Физика һәм химия институтына да ихтыяҗ югары. Гомумән алганда, соңгы биш елда коммерция шартларында кабул итү буенча план күрсәткечләрен үтәмәгән бер генә институт та булмады, шуңа күрә кайсыдыр юнәлешне аерырга теләмәс идем. Чит ил әдәбияты, лингвистикага, халыкара мөнәсәбәтләр институтына да конкурс зур”, — дип сөйләде Илшат Гафуров.

Уку йортында түләүле нигездә уку өчен иң түбән бәя педагогик белгечлек буенча 78 мең сум, ә иң кыйбатлысы 169 мең сумга кадәр тәшкил итә. Мисал өчен, юридик факультетта белем алу елына 148 мең сум, дәвалау эше буенча 169,8 мең сумнан гыйбарәт. Бәяләрнең тулы исемлеге вузның рәсми сайтында бастырылган.

Бәяләргә килгәндә, Илшат Гафуров аларны формалаштыруга ачыклык керттте. “Бездә коммерция бәясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы нормативыннан түбән була алмый”, — дип ул төрле әзерлек юнәлешләре буенча бәянең төрлечә булуын әйтте. Ректор базар принцибын да билгеләп үтеп, бәянең ихтыяҗ һәм тәкъдим нәтиҗәсендә формалашуын белдерде. “Әгәр без артык түбән бәя куйсак, безнең мәйданнарыбыз җитмәячәк. Коммерцияле нигездә кабул итү өчен дә без конкурс үткәреп, БДИ нәтиҗәләре яхшы булган студентларны сайлап алабыз”, — диде ул.

TUHI4805

Сергей Ионенко КФУга Бердәм дәүләт имтиханын бирмичә кереп була торган очракларга ачыклык кертте. “Россия гражданнарына килгәндә, алар сәламәтлек торышы буенча БДИ бирмәүчеләр яки инвалидлар, урта яки югары һөнәри белем турында дипломы булганнар, чит ил гражданнары. Әгәр дә сез Россия гражданлыгына ия, ә белем турында документны чит илдә алгансыз икән, сез шулай ук эчке сынаулар гына бирәсез. Бу нормалар вузга кабул итү кагыйдәләренә кертелгән”, — диде җаваплы секретарь. Ул чит илдән керергә теләүчеләр саны байтак булуына игътибарны юнәлтте. “Вуз БДБ илләрендә шактый популярлык казанды – быел аннан елына 1,5 меңгә якын абитуриент көтәбез. Алар өчен сайлап алу сынаулары еш кына РФ чикләреннән тыш уздырыла”, — дип ачыклык кертте ректор.

Илшат Гафуров абитуриентларның БДИ нәтиҗәләре буенча балларына өстәмә баллар турында мәгълүмат бирде. Алтын медалистларга 5, университет яки Идел буе округы күләмендәге олимпиадаларда җиңгән өчен 2 шәр балл һәм ГТО алтын значогы өчен 1 балл өстәлә.

Ректор очрашу азагында иң уңышлы бизнесменнарның 50 проценттан артыгы КФУны тәмамлаучылар булуын ассызыклады. “Без чыгарылыш студенлары лаеклы эш хакы түләнә торган урыннарга урнаша алырлык белем бирергә тиеш”, — диде Илшат Гафуров.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.