КФУда COVID-19 га каршы вакцинаны хайваннарда тикшерә башладылар

Вакцина препараты ДНК-технологияләр ярдәмендә табылган.

Казан федераль университетында вакцинаны лаборатория хайваннарында тикшерүгә керештеләр. Бу хакта бүген прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, университетта параллель рәвештә ике проект башкарыла: коронавирус инфекциясенә каршы вакцина һәм тест-система эшләнә.

«Алар бер-берсе белән бәйләнгән. Вакцина эшен дөрес бәяләү өчен, тәҗрибә хайваннарының канында коронавируска антитәнчекләрнең барлыкка килү-килмәвен белергә кирәк. Димәк, тест-система безгә вакцинаның үзен эшләү өчен дә кирәк иде. Шул ук вакытта тест-система практик сәламәтлек саклау өлкәсе өчен дә файдалы. Хәзер без аны КФУның Университет клиникасында хезмәткәрләрнең һәм шулай ук популяцион иммунитетны бәяләү буенча фәнни тикшеренүләрдә кулланабыз, — диде Альберт Ризванов. — Бу атнада без лаборатория хайваннарында тест уздыруга керештек. Вакцина препараты ДНК-технологияләр нигезендә алынган «.

Профессор әйтүенчә, иммунохроматографик анализ форматындагы экспресс тест-таякчыкларның беренче партиясе ике атнадан әзер булачак.

«Җиһазлар монтажы төгәлләнде, хәзер эшләтеп җибәрү җайга салына. Аннары теркәлү таныклыгын алырга кирәк булачак, моңа якынча ике ай вакыт үтәчәк, шуннан соң аларны рәсми рәвештә клиникада кулланырга мөмкин булачак «, — диде ул.

Алдан хәбәр ителгәнчә, җиһаз бик компактлы; А. Ризванов билгеләп үткәнчә, бер прибор махсус материал битләрен әзерләү өчен кисү машинасы (резакны) ролен башкара, икенчесе принтер принцибы буенча эшләячәк — биохимик реактивлар ярдәмендә «заготовкалар» бастырачак, өченчесе ламинация, берничә материалны бергә тоташтыру өчен кирәк. Йомгаклау этабында гильотин резак ярдәмендә күп катлы итеп ябыштырылган битләр полосаларга бүленәчәк. Аның әйтүенчә, җиһазның куәте югары. Беренче вакытта аена 10 мең полоска җитештерү планлаштырыла.

Имун- фермент анализының (ИФА) классик форматында тест эшләнгән инде.

«Алдан заказ бирергә әзер корпоратив клиент — эре сәнәгать предприятиесе бар инде. Ул үз хезмәткәрләрен коронавируска антитәнчекләр һәм иммунитет булуга тест үткәрү белән кызыксына. Шулай ук параллель рәвештә ваклап сату буенча проект эшлибез. Алар аптека челтәрләре аша сатылыр дип өметләнәбез «, — диде профессор.

Үзенчәлекне һәм сизгерлекне төгәл билгеләү өчен хәзерге вакытта фәнни тикшеренү үткәрелә. Моннан тыш, клиник тикшеренүләр дә узачак. Төрле бәяләүләр буенча, бу күрсәткечләр 95 процент дәрәҗәсендә булачак.

«Үз производствобызны булдырып, без киләчәктә дә яңа инфекцияләр өчен тестлар эшләргә әзер булачакбыз», — диде Ризванов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыруны диагностикалау сыйфатында тест, антитәнчекләрнең канда авыру башланганнан соң 2-3 атна узгач кына барлыкка килүе аркасында туры килми.

Проект «ДНК фәнни-тикшеренү үзәге» Автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла. Тест-полоска йөклелеккә тест принцибы буенча эшләячәк, тик сидек урынына кан тамчысы кулланылачак. Берничә минуттан соң, я бер сызык (кешенең канында вируска антитәнчекләр булмаса), я ике (әгәр канда антитәнчекләр табылса, димәк, кеше я чирле, я коронавирус инфекциясе белән чирләгән) күренәчәк.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов