КФУда COVIDтан вакцинация дәвам итә

Икенче уку корпусында хезмәткәрләргә вакцина ясау өчен күчмә медицина бригадасы эшли.

Казан федераль университетында укытучыларны һәм хезмәткәрләрне коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә. Бүген күчмә медицина бригадасы КФУның икенче уку корпусында эшләде.

Мондый мөмкинлек Казан университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы һәм Казан федераль университетының Университет клиникасы эше ярдәмендә тормышка ашырылды.

Вакцина үтәргә теләүчеләрне волонтер каршы ала. Нәкъ менә ул  кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча консультацияли.

«Мин бүген күчмә бригада белән эшлим, хезмәткәрләргә документларны тутырырга ярдәм итәм, федераль регистрга вакцинацияләнүчеләр турында мәгълүматлар кертәм. Моңа кадәр университет  поликлиникасында вакцинация үткәрергә ярдәм иттем», — дип сөйләде  КФУ Фундаменталь биология һәм медицина институтының 1 курс студенты, волонтер, Алсу Медведева.

Беренчеләрдән булып вакцинация узарга карар кылучылар административ эшләр буенча проректор  Андрей Хашов, шулай ук гомуми мәсьәләләр буенча проректор Ришат Гузейров булды.

«Без бүген COVID белән авырган  кешеләрдә нинди нәтиҗәләр булганын күрәбез. Мөгаен, узган ел барысы да моны тойганнардыр: күпләрнең якыннары авырды. Шуңа күрә мин үземне саклау һәм сәламәт булу өчен прививка ясарга кирәк, дип саныйм. Без вакцинацияне уздык, үземне яхшы хис итәм. 3 мартта икенче прививка ясатачакмын. Мин төрле оешмаларны беләм, тик КФУда гына хезмәткәрләр килеп, эштән аерылмыйча вакцинация узарга мөмкин. Төрле структураларда эшләүче дусларым моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникаларга киләләр, чиратта торалар», — диде Р.Гузейров.

Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының теоретик механика кафедрасы доценты Андрей Саченков билгеләп үткәнчә, КФУда вакцинация эш урынында прививка ясатырга мөмкин булганга уңайлы, беркая да барырга кирәкми.

«Вакциация файдалы дип уйлыйм. Үземне коронавирусның мөмкин булган өзлегүләреннән саклап калу өчен прививка ясаттым. Моны эшләргә кирәк дип саныйм. Мин бу юнәлештә уздырылган фәнни тикшеренүләргә ышанам. Күп кенә башка оешмалар тарафыннан танылган булсалар, бу шул ук күрсәткеч турында сөйли. Минемчә, Россия вирусология мәктәбе нык үсешкә ия», — дип ышана доцент.

Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының программа инженериясе кафедрасы доценты Ирина Голицина  вакцинацияләнергә инде күптән карар кабул иткән.

«Мин хәзерге вәзгыятьтә вакцина — заманча медицинаның иң яхшы, нәтиҗәле чарасы, дип саныйм. Безнең сайлау мөмкинлеге бар: я авырырга, я прививка ясатырга. Инфекция тарала һәм үсә. Вакциналар болай гына уйлап чыгарылмаган, өстәвенә, яңа авырудан башка котылу юк. Кеше ничек авыру йоктырачагын алдан әйтеп булмый. Поликлиника инфекция урыны булып тора, йоктыру куркынычы бар. Монда вируслы йөкләнеш зур түгел, шуңа күрә бездә, университетта вакцинация оештырулары бик уңайлы», — диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коронавирус белән чирләүчеләргә башта антитәнчекләргә тест бирергә кирәк. Әгәр кеше организмында антитәнчек табылса, хәзерге вакытта бу кешегә прививка ясау мәҗбүри түгел.

Казан университеты укытучылары һәм хезмәткәрләре вакцинациясе башка көннәрдә дә дәвам итәчәк. Вакцинаны югары уку йортының төрле уку корпусларында ясаячаклар.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов, Алинә Минневәлиева