КФУда «Дөнья халыкларының мозаикасы» гала-концерты узды

Быел фестиваль университетның 300дән артык студентын берләштерде һәм төрле милләт студентларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирде.

16 ноябрьдә Казан федераль университетының Идәрә, икътисад һәм финанслар институтында «Дөнья халыкларының мозаикасы» гала-концертының икенче фестивалене узды. Фестивальнең инициаторлары һәм оештыручылары-Универсиада авылы студентлары ассоциациясе һәм интернациональ дуслык клубы.

Ике ай дәвамында студентлар спорт ярышларында һәм интеллектуаль турнирларда бик теләп катнаштылар, милли аш-су әзерләделәр, үз илләренең җыр һәм бию мәдәнияте белән иҗади сайлап алу турларында таныштырдылар. Фестиваль кысаларында «Workshops For International Students» чит ил студентлары активы һәм профессионаллар өчен киңәйтелгән утырыш узды.

«Безне тәмамлаган студентлар Кытайда, Кубада, Африка илләрендә, хакимиятнең рәсми структураларында һәрвакыт югары вазыйфаларны биләп торалар. Әлеге фестиваль берләштерә һәм бик файдалы булып тора», — диде ачылу тантанасында КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов.

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары кереш сүзеннән соң студентлар сәхнәдә үзләренең милли киемнәрен, үз туган телләрендә җырларны башкардылар. Тамашачылар таҗик, эквадор, корея, татар, казах һәм башка биючеләрнең чыгышларын алкышладылар.

Матур чара төрле илләрнең мәдәни һәм кулинария үзенчәлекләрен күрсәтү мәйданчыгы булды һәм Универсиада авылы халкының талантларын ачыкларга мөмкинлек бирде.

Казан элек-электән күп милләтле булган, шуңа күрә башка илләрдән килгән кунакларны һәрчак шатланып кабул итә. Гала-концертта һәр катнашучы җыр, бию номерлары белән үз иленең һәм халыкның рухын җиткерергә тырышты.

Диана Садретдинова әзерләде.