КФУда денталь имплантология буенча Бөтенроссия конгрессы эшенә йомгак ясалды

Казан федераль университеты командасы конгресс кысаларында узган стоматология осталыгы чемпионатында беренче урын яулады.

Казан федераль университетында профессор Марсель Миргазизовның тууына 85 ел тулу уңаеннан халыкара дәрәҗәдә денталь имплантология буенча Бөтенроссия конгрессы узды. Аның кысаларында ХХ Бөтенроссия стоматология осталыгы чемпионаты финалы булды.

26 сентябрьдә гибрид, турыдан-туры һәмдистанцион форматта узган конгресс ачылышында Россия һәм БДБ стоматология җәмәгатьчелеге вәкилләрен Россия Стоматология ассоциациясе президенты профессор Дмитрий Трунин, Россия стоматология имплантологиясе ассоциациясе президенты, профессор Валентина Олесова, Бөтенроссия стоматология осталыгы чемпионаты директоры Владимир Садовский, Татарстан Республикасы Стоматология ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш стоматологы Наилә Шәймиева сәламләделәр. Казан федераль университетыннан конгресста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының стоматология һәм имплантология кафедрасы мөдире Рәис Хафизов мөрәҗәгать итте.

Конгресс барышында докладлар белән Россиянең һәм БДБның төрле шәһәрләреннән әйдәп баручы галимнәр чыгыш ясады. Чараны РФ атказанган фән эшлеклесе, Россиянең атказанган стоматологы, медицина фәннәре докторы, профессор, КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Миргазизов ачты. Ул «ортопедик стоматологик дәвалауның планлаштырылган нәтиҗәсе һәм аны бәяләү ысуллары» дигән докладын тәкъдим итте.

Конгресста докладлар белән шулай ук: профессор В.Олесова (Россия Федераль медицина-биология агентлыгының медицина ярдәме һәм медицина технологияләренең махсуслаштырылган төрләре федераль фәнни-клиник үзәге), профессор А.Яременко (И.И.Павлов исемендәге Санкт-Петербург медицина университеты), профессор К.Алтынбеков (С.Д.Асфиндияров исемендәге Казахстан илкүләм медицина университеты, Казахстан Республикасы), профессор Р.Хафизов һәм башкалар чыгыш ясады.

Конгресс кысаларында Бөтенроссия стоматология осталыгы чемпионаты финалы узды, анда «Денталь имплантология» номинациясендә катнашучыларның клиник эшләре тәкъдим ителде. Стоматолог-ортопед, стоматолог-хирург табибыннан һәм теш технигыннан торган бригадалар ярышты.

Бәйгедә беренче урынны КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары бригадасы алды. Аның составында стоматолог-ортопед  И.Хафизов, стоматолог-хирург И.Әхмәтов, теш технигы Р.Житко бар иде.

Финал ярышлары вакытында алар тарафыннан катлаулы клиник очрак тәкъдир ителде. Команда диагностика, планлаштыру һәм дәвалау этапларында заманча цифрлы прецизион технологияләр ярдәмендә пациентны тулысынча реабилитацияләүгә ирешүен күрсәтте: чәйнәү, сөйләм функцияләре, шулай ук эстетик күренеш торгызылды.

Конкурста икенче урынны Федераль медицина-биология агентлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты командалары алды. Өченчесе бирелмәде.

Конгресс профессор Марсель Миргазизовның чыгышы белән тәмамланды, ул оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм профессионалларны бер генә пандемияне дә туктата алмавын билгеләп үтте.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге