КФУда «Державин укулары» булачак

Анда 500 дән артык кеше катнашыр дип көтелә.

24-26 майда Казан федераль университетында катнаш форматта «Державин укулары» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аның темасы: «Хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү».

Конференция Россия империясенең юстиция министры, ике өлкә губернаторы һәм Екатерина IIнең шәхси ярдәмчесе булган танылган рус шагыйре, драматург һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга (1743 — 1816 еллар) багышлана.

Масштаблы чара 500дән артык кешене берләштерәчәк. Болар — дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, хокук белгечләре, берничә илдән килгән юристлар, шулай ук студентлар һәм аспирантлар.

Конференциядә РФ Суд приставлары федераль хезмәте директоры — РФ баш суд приставы Дмитрий Аристов, РФ Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев, РФ юстиция министры Константин Чуйченко, кеше хокуклары буенча Ауропа суды каршындагы РФ вәкаләтле вәкиле — РФ юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин, РФ Хөкүмәте каршындагы Закон һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хабриева, РФ Президенты каршындагы С.С.Алексеев исемендәге шәхси хокук тикшерү үзәге советы рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы секретаре Лидия Михеева катнашачак.

Секция утырышларында һәм түгәрәк өстәлләрдә хокукның социаль-икътисадый мәсьәләләре, юридик фәннең теоретик һәм практик проблемалары, гражданнарның хокукый культурасын һәм үзаңын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Фәнни форум эшләгән көннәрдә КФУ һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе) ректорлары матбугат конференциясе, Россия дәүләте тарихы буенча интеллектуаль уен һәм Петр I гә багышланган хокук һәм суд ораторлык осталыгы конкурсын үткәрү планлаштырылган. Моннан тыш, Казанның Лядской бакчасында Г.Р.Державин һәйкәленә традицион рәвештә чәчәкләр салу да булачак.