КФУда диктантны Эльмира Кәлимуллина яздырачак

Иртәгә КФУда «Татарча диктант»ны җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина яздырачак. Бу хакта Татар яшьләре форумы матбугат үзәге хәбәр итә.

Диктант язу 13:00 сәгатьтә башлана.

«Татарча диктант» акциясенең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә ала.

Быел диктант язу өчен ике язучының әсәре сайланган. “Гаяз Исхакыйның – “Көз”, Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәрләреннән өзек диктант тексты буларак языла.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.