КФУда дистанцион укытуга күчү буенча фикер алыштылар

Бу чара студент һәм укытучыларның үзара читтән торып аралаша алу мөмкинлеген тәэмин итә. 

Казан федераль университетында цифрлы икътисад белемен һәм күнекмәләрен тәэмин итү өчен белем бирү һәм методик материаллар белән алмашу коммуникатив мохитен тәкъдим итү буенча вебинар үтте. Университет студентларны укыту һәм тәрбияләүдә куркынычсыз шартлар белән тәэмин итү буенча барлык чараларны да күрә.

Вебинар КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, социаль һәм тәрбия эшләре проректоры Ариф Межведилов һәм шулай ук КФУ Мәгариф департаменты директоры Алинә Хәлилова катнашында үтте.

Рияз Минзарипов искәрткәнчә, коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү шартларында КФУ эшчәнлеге карары нигезендә, 19 марттан  университет белем бирүне электрон мәгълүмати-белем бирү мохитенә күчерә. Бу якынча 3 атна дәвам итәчәк.

Бу чара студент һәм укытучыларның үзара читтән торып аралаша алу мөмкинлеген тәэмин итә. РФ Фән һәм югары белем министрлыгы шулай киңәш итә.

Беренче проректор әйткәнчә, Казан университеты җитәкчелеге сәламәтлекләрен саклау максатыннан студентларга мәҗбүри булмаганда, тулай тораклардан китмәскә, күп халык катнашында үткәрелгән чараларда катнашмаска, җәмәгать урыннарында күп йөрмәскә киңәш итә.

«Казан университетында белем бирү процессы тукталылмый, дәвам итә. Барлык дәресләр дә җәдвәл нигезендә үткәреләчәк. Студентларның педагогик хезмәткәрләр белән эшен бары тик электрон мәгълүмати-белем бирү мохитендә тәэмин итәргә кирәк.  Махсус аудиторияләрдән һәм җиһазлардан башка мөмкин булмаган дәресләр профилактика чоры тәмамланганнан соң махсус расписание буенча узачак», – диде А.Хәлилова.

А.Межведилов бүген хәбәр иткәнчә, укыту процессына кагылган чикләүләр укудан тыш эшләргә дә кагылачак:

«Университеттагы барлык мәдәни һәм спорт чаралары вакытлыча туктатылды һәм күчерелде, – диде ул. – Кураторлардан старосталар белән тыгыз элемтәдә булулары һәм студентлар турында барлык мәгълүматны белеп торулары сорала».

Дистанцион укыту буенча сораулар туганда +7 (843) 230-30-66 телефонына шалтыратыгыз.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий