КФУда Дмитрий Мейер исемендәге премия барлыкка килде

Казанда юриспруденция өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Дмитрий Мейер исемендәге премияне гамәлгә куйдылар. Премия ике елга бер тапкыр КФУ Юридик факультетының Попечительләр советы тарафыннан юридик фәнгә һәм практикага өлеш керткән кешеләргә тапшырылачак.

Быел аңа дәүләт эшлеклесе, юридик фәннәр докторы, РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников лаек булды.

Моннан тыш, премия юридик фәннәр докторы, КФУ Юридик факультетының граждан хокукы кафедрасының элеккеге мөдире Михаил Челышевка тапшырылачак.