КФУда эчке керү сынаулары махсуслаштырылган системада узачак

Ул абитуриентның барлык гамәлләрен теркәргә мөмкинлек бирә.

Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенең актив фазасы дәвам итә. 16 июльгә университетка 11895 абитуриенттан 23526 гариза килгән: шуларның 12847се — бюджет, 10679ы — контрактлы формага.

«Бүгенгә тапшырылган гаризалар саны план күрсәткеченнән күбрәк. Әмма без барлык БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, аларның тагын да күбрәк булуын көтәбез. Бу август башында булачак. Бу вакытта россиялеләр документларын тагын да активрак тапшыра башлаячак, — ди КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров.

5-18 августта КФУда эчке сынаулар узачак. Әлеге имтиханнарны гражданнарның билгеле бер категорияләре тапшырырга хокуклы: БДИ тапшырмаган урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, сәламәтлекләре чикле кешеләр һәм чит ил гражданнары. Узган ел  сынау 7000 кеше узды. Әлеге имтиханнар исемлегенә укытуның теге яисә бу юнәлешләре буенча иҗади сынаулар да керә. Эчке керү сынауларын тапшырган абитуриентлардан документлар 3 августка кадәр кабул ителә.

«Имтиханнар дистанцион режимда «Экзамус» прокторинг программасы ярдәмендә узачак. Ул абитуриентның барлык гамәлләрен теркәргә, имтихан тапшыручы һәм компьютер мониторындагы гамәлләрне видеоязмага төшерергә  мөмкинлек бирә «, — диде О.Бодров.

Эчке сынауны тапшырганда, абитуриентка үз шәхси битенә керү юлларын (логин һәм пароль) өченче затларга тапшыру, тест вакытында чит затларга компьютерга керү мөмкинлеге бирү, шулай ук өченче затларның ярдәменнән куллану, веб-камераның күрү зонасын ташлап китү, имтихан вакытында сөйләшүләр алып бару, әйтеп тору, кәрәзле телефоннар, шпаргалкалар, китаплар куллану, интернетта материаллар эзләү һәм төрле компьютерлар, имтихан бирү өчен гаджетлар куллану тыела.

«Барлык бу гамәлләрне имтихан комиссиясе күзәтеп тора. Дистанцион технологияләрне кулланып, керү сынауларын тапшыру кагыйдәләрен бозучыларның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла. Санап үтелгән кагыйдәләр университет сайтында урнаштырылган һәм КФУга кабул итү кагыйдәләренә кушымта булып тора», — дип сөйләде КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре.

Мондый имтиханны тапшыру өчен  КФУның «Студент булачакмын» социаль-белем бирү челтәрендә теркәлү кирәк, анда абитуриентның шәхси кабинеты формалаша һәм эчке сынауларга керү мөмкинлеге барлыкка килә.

Имтихан тәмамланганнан соң, абитуриентның шәхси кабинетында  дөрес җаваплар проценты турында мәгълүмат барлыкка килә.  1-2 көннән, имтихан комиссиясе тикшергәннән соң, шәхси кабинетта кеше йомгаклау билгесен күрергә мөмкин.

«13 июльдән КФУга контракт нигезендә керү буенча аерым конкурста катнашучы чит ил гражданнары өчен керү сынауларының икенче дулкыны башланды. Ул 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген икенче дулкында катнашучылар җәмгыять белеме, биология, математика, химия, biology һәм chemistry (инглиз телендә) буенча имтихан тапшырдылар. Математикадан имтихан тапшыручылар күп иде, анда 236 кеше катнашты. Беренче дулкынны исәпкә алганда, бүген 1800 кеше КФУда укуның контракт формасы буенча шартнамәләр төзергә хокуклы. Шулар арасыннан 387 чит ил гражданы моны эшләргә өлгергән инде. Барлыгы чит ил абитуриентларыннан 2471 гариза тапшырылган, барысыннан да бигрәк Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан гражданнары актив», — ди О.Бодров.

Укытуның бюджет формасына абитуриентлардан иң күбе Халыкара мөнәсәбәтләр институтына (1900), Фундаменталь медицина һәм биология институтына (1592), Идарә, икътисад һәм финанс институтына (1489) һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына (1182) гаризалар кабул ителгән. Халыкара мөнәсәбәтләр институтында укытуның контракт формасына — 1711, Фундаменталь медицина һәм биология институтында — 1647, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында — 1451, Идарә, икътисад һәм финанс институтында — 1425 гариза кабул ителгән.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Александр Кузнецов, видео: UNIVER TV