КФУда экологик хәвеф-хәтәргә каршы торуның хокукый механизмнарын карадылар

Төбәкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл шушы мәсьәләгә багышланды.

Казан федераль университетында «Идел төбәге территориясендә экологик хәвеф-хәтәр шартларында регионара һәм муниципальара хезмәттәшлек» дигән төбәкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл узды.

«Без Идел төбәгенең һәм Каспий экосистемаларының пространстволы үсеше шартларында экологик хәвеф-хәтәрләргә каршы торуның оештыру-хокукый механизмы моделе: Россия, Әзәрбәйҗан, Иран, Казахстан хокукый системаларының конвергенциясе һәм дивергенциясе» дигән дисциплинара проект  эшли башлыйбыз. Бүген без бу проектны тормышка ашыру турында сезнең фикерегезне ишетергә телибез, — диде, катнаш форматта узган түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, КФУ Юридик факультетының экология, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы мөдире Җәүдәт Сафин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев КФУ проектының республика өчен генә түгел, ә якын төбәкләр өчен дә актуаль булуын билгеләп үтте.

«Республикада бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән экологиягә кагылышлы якынча ун закон эшли», — диде ул.

Чыгыш ясаучы Идел елгасы проблемаларына җентекләбрәк тукталды.

«Иделгә Россия пычранган суларының 38 проценты эләгә. Зур эш көтелә. Ул 2018 елда, Иделне савыктыру буенча федераль программа кабул ителгәндә башланган иде. Бүген төп максат — агым суларны киметү исәбенә Иделнең экологик торышын яхшырту», — диде А.Хамаев.

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы Алсу Тарханова хәбәр иткәнчә, республикада һәм илдә әйләнә-тирә мохит торышы экологик параметрлар буенча имин түгел дип бәяләнә.

«Шәһәрләрдә һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә әйләнә-тирә мохит җитди тискәре йогынтыга дучар ителә, аның чыганаклары булып сәнәгать, транспорт, энергетика объектлары, шулай ук капиталь төзелеш объектлары тора. Су сыйфатына бәйле хәл саклана. Су объектларына тискәре йогынтының иң мөһим факторы — чистарту корылмаларының канәгатьләнерлек булмаган эше. Чистарту корылмаларында суның сыйфатына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча, су объектларына агызыла торган суның 80 проценттан артыгы куелган таләпләргә туры килмәве билгеләнгән», — дип мәгълүмат бирде депутат.

Чыгышына нәтиҗә ясап, ул пычранган су объектлары проблемаларын хәл итү өчен иң мөһим чаралар итеп, түбәндәгеләрне билгеләп үтте: яңа чистарту корылмалары төзү һәм иске чистарту корылмаларын реконструкцияләү, су төбенә киткән судноларны күтәрү, канализацияләрне чистарту корылмалары белән  җиһазлау, су объектлары ярлары буенда урман полосалары булдыру.

КФУ Юридик факультетының экологик, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы доценты Елена Лунева катнашучыларны «Идел төбәге һәм Каспий экосистемаларының пространстволы үсеше шартларында экологик хәвефләргә каршы тору механизмын модернизацияләү: Россия, Әзәрбәйҗан, Иран, Казахстан хокукый системаларын конвергенцияләү һәм дивергенцияләү» проекты белән таныштырды.

КФУ Юридик факультетының конституция һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов үз чыгышында Идел төбәге территориясендә экологик хәвеф шартларында муниципальара хезмәттәшлек кирәклеге турында әйтте.

«Безнең кануннар хакимлек итүне, предметларны һәм вәкаләтләрне аеру моделен кертте. Бәлки, бу дөрес модельдер дә. Кызганыч, Россия Федерациясе Конституциясендә хакимиятнең барлык тармакларының үзара хезмәттәшлеге идеясе беркетелмәде. Дәүләт һәм муниципаль хакимиятләрне бүлү идеясе безнең Россиядәге бөтен идарәгә төзәтеп булмаслык зыян китерә, — диде юрист. — Хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеге турындагы идея ниһаять үзенә юл сала башлый. Мин хәзер бу идеянең Россия Федерациясе Конституциясендә билгеләнүенә шат «.

КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева “Иделне савыктыру” федераль программасы чаралары кысаларында Татарстанда Куйбышев сусаклагычының торышы турында” доклад ясады. Ул чыгышы вакытында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда шәһәр чистарту корылмалары районында суның сыйфатын яхшырту күзәтелә, бу, беренче чиратта, чистарту корылмаларының эше яхшы икәнлеге турында сөйли. Әмма,  бу суның бөтен массивы түгел, ә бары тик өске катлавы  чистарганын гына күрсәтә.

Төбәкара түгәрәк өстәлнең эш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов