КФУда экстремизмга каршы тору механизмнары турында фикерләштеләр

Бүген КФУда яшьләр арасында терроризм һәм экстремизм идеяләре таралуга каршы көрәш ысуллары турында фикер алыштылар. КФУда “Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясе таралуга каршы көрәш формалары һәм ысуллары. Белем бирү оешмалары роле һәм бурычлары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы  булды.

IMG_8253

 Чарада КФУ ректоры Илшат Гафуров белән беррәттән РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт хезмәте, кадрлар һәм эшләр белән идарә департаменты директоры Владимир Голубовский, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТРда терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев һ.б. рәсми затлар катнашты.

IMG_8236

Беренче доклад белән КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады. Илшат Гафуров хәзерге вакытта конфессияара аерманы, каршылыкларны үзләренең сәяси максатларында файдаланучы көчләр барлыгын әйтте. Аларның еш кына ислам дине риторикасына мөрәҗәгать итүенә игътибарны юнәлтте.

“Махсус хезмәтләр мәгълүматларына караганда, “Хизб ут-Таһрир әл-Ислами”, “Әл-Такъфир вә әл-Хиҗра” һәм Россиядә тыелган башка халыкара террористик оешмалар, радикаль дини берләшмәләр тарафдарлары Татарстан территориясендә дә яши. Яшьләрнең формаль булмаган радикаль группировкалары эшчәнлегендә Казан вузлары, республиканың Кама аръягы төбәге студентларының да катнашуы аяныч”, – дип сөйләде КФУ ректоры.

Аның фикеренчә, яшьләр арасында эктремизм һәм терроризм идеяләрен таратуда Интернет челтәренең роле гаять зур. Интерактивлыгы, уңайлылыгы һәм универсиальлеге белән ул күпчелек егетләргә, кызларга гадәти гаммәви мәгълүмат чараларын алыштырды, диде Илшат Гафуров.

“Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – бик күп факторларга бәйле катлаулы күренеш. Ул белем җитмәү, җәмгыятьнең аларга карата тискәре карашы, эшсезлек, башка социаль мәсьәләләрнең хәл ителмәве, ислам дине турында объектив белем алуга мөмкинлекләр тудырылмау һәм башка сәбәпләрне колачларга мөмкин. Яшьләр үзләрен кайдадыр бик тиз генә күрсәтергә тырыша. Бу – аларга хас максимализм чагылышы.”, – дип билеләп үтте Рәфыйк Мөхәмәтшин.

 

ТРда терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев сүзләренчә, яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүенә юл куймас өчен аларга социаль лифтлар мөмкинлекләрен киңәйтү, ял һәм камилләшү өчен мәйданчыклар, белем бирү мохитендә уңай психологик фон булдыру, яшьләр оешмалары белән актив эшләү зарур.

“Яшьләрнең радикаль оешмаларга керүенең сәбәпләре балачакта алынган психологик травмаларга, гаиләдәге проблемаларга, әти-әниләрнең баланы тәрбияләүгә җавапсыз карашына бәйле булырга мөмкин. Әйләнә-тирәдәгеләрнең битарафлыгы да дөньяга карата нәфрәтне арттырырга һәм ялгыш юлга  этәрергә мөмкин”, – диде ул.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Владимир Голубовский күптән түгел үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә таянып, россиялеләрнең терроризм проблемасы уңаеннан борчу дәрәҗәсенең, 2015 елның мае белән чагыштырганда, бермә-бер артуын әйтте. Бу соңгы вакытта террористик оешмалар эшчәнлегенең гаммәви мәгълүмат чараларында, интертетта актив яктыртылуы белән дип саный ул. Сораштырылганнарның яртысыннан күбрәге терроризмга каршы нәтиҗәле көрәшү өчен, иң беренче чиратта, террористик эшчәнлек, аны пропагандалаган, террористларга ярдәм иткән һәм аларны яшереп тоткан өчен җәзаны катгыйландырырга кирәк дигән фикер әйткән.

Искәртеп үтик: конференцияне Казан федераль университеты, РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы, Россиянең терроризмга каршы илкүләм комитеты һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  оештыра. 2 көн дәвам итәчәк әлеге фәнни чарада 300ләп кеше катнашачагы билгеле. Аның кысаларында 4 секция һәм 3 семинар оештыру каралган.