КФУда “Елның иң яхшы академик төркеме” конкурсы старт ала

КФУда «2017-2018 уку елының иң яхшы академик группасы” дип исемләнгән конкурс старт ала. Әлеге конкурс Татарстан Республикасында бөек язучы,  КФУда белем алган Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителү хөрмәтеннән оештырыла.

Конкурс 3 турдан тора (I һәм  II тур – читтән торып, III тур – очно)

* 1 тур – 5 март – 23 март– институтларда һәм юридик факультетта. Катнашучыларны билгеләү, материалларны рәсмиләштерү. Институтларда, юридик факультетта конкурс комиссиясенә портфолио тапшыру. Иң яхшы академик төркем ,оештыручылар (староста), академик төркемнәрнең оештыручыларын ачыклау (һәр номинациядә бер катнашучы). Бер институт /юридик факультеттан 2 яки күбрәк кеше катнашу турындагы сорау конкурсны оештыру  комиссиясе тарафыннан хәл ителәчәк.

*2 тур. 26 март – 6 апрель. I тур нәтиҗәләре буенча институтлар/юридик факультеты конкурс комиссияләренең тәкъдим ителәчәк академик төркемнәр, староста һәм кураторлар арасында  финалга чыгучыларны билгеләү. Конкурс материаллары 26 мартка кадәр кәгазь һәм электрон формада яшьләр сәясәте буенча Департаментка бирелә. Конкурста катнашу өчен академик төркемнәрнең үз төркемнәре/студентлар турында «Казан университеты» яки «Darelfonyn» электрон газеталарында басылып чыккан язмалары булуы шарт.

*3 тур. 9 прель – 27 апрель. Номинацияләр буенча конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрне билгеләү. Конкурста һәр номинациядә иң югары балл җыйган 10 төркем, 10 оештыручы (стараста), академик төркемнең  10 кураторы катнаша ала. Интситут/факультеттан турыдан-туры этапка (очный тур) бер номинациядән бер катнашучы булырга тиеш. Финал этабында катнашучылар өстәмә биремнәр үтәргә тиеш. (Кушымта 2,3,4,5,6)

Конкурс номинацияләре:

  • Беренче курслар арасында иң яхшы академик төркем (1 курслар)
  • Башлангыч курслар арасында иң яхшы академик төркем (2-3 курслар)
  • Өлкән курслар арасында иң яхшы төркем (4,5 курслар, магистратура)
  • Башлангыч курслар арасында академик төркемнең их яхшы оештыручысы (1-3 курслар)
  • Өлкән курслар арасында академик төркемнең иң яхшы оештыручысы (4,5 курслар, магистратураның 1,2 курслары)
  • Академик төркемнең иң яхшы кураторы

Конкурсның координаторы Яруллина Гөлшат Нурулловна, тел.: 8(843)233-71-52, электрон почта адресы: orooik.kfu@mail.ru

Илүзә Гыйбадуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.