КФУда «Эра» Хәрби технополисы тәкъдим ителде

«Уникс»ның кече залында Казан федераль университеты студентлары өчен «ЭРА» Хәрби инновацион технополисы һәм фәнни ротолар тәкъдим итте. 

Чарада КФУның инженер эшчәнлеге буенча проректор Наил Кашапов, КФУ Инженер институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Гыйльманшин катнашты.

Наил кашапов әйтүенчә, чарада төп акцент университетны тәмамлаучыларга ясалган. «Уникс» залына бу көнне Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбеннән, Идарә, икътисад һәм финанс институтыннан, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтыннан, Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтыннан, Фундаменталь медицина һәм биология институтыннан һ.б. студентлар җыелган иде.

«Яшьләрдә Казан университеты диварларында алган белемнәрен илебез файдасына эшләтү мөмкинлеге булачак. Бу бигрәк тә физика, химия һ.б. юнәлешләргә карый, — диде Н.Кашапов. — КФУ тәмамлап «Эра» технополисында хезмәт итүчеләрдән җитәкчелек канәгать».

«Эра» Хәрби технополисы РФ Президенты Владимир Путин указы белән барлыкка килгән иде. Проектны тормышка ашыру буенча эшләр 2018 елның мартында башланды. 2020 елга технополиста ике меңнән артык галим һәм инженер эшләр дип планлаштырыла. Технополисның Анапада диңгез яр буенда урнашуы эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра.

КФУда үткән очрашу азагында якынча сайлап алу булды. Төгәл исемлек 1 апрельгә кадәр булырга тиеш.

Иртәгә, 21 мартта, «Эра» технополисын тәкъдим итү КФУның Алабуга һәм Яр Чаллы институтларында да оештырылачак.