КФУда эшмәкәрлеккә өйрәтәләр

25 — 26 октябрьдә Казан федераль университетында студентлар тәкъдимнәре буенча финанс белемне арттыру максатыннан төбәкара конференция уза. Форум Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында оештырыла.

Конференциянең максаты — финанс белем булдыру һәм арттыру, куркынычсыз финанс эшчәнлеге алып бару һәм тәҗрибә уртаклашу.

Форумда Идел буе төбәге 8 субъектыннан студентлар, югары уку һәм махсус урта-махсус белем бирү йортлары укытучылары, федераль экспертлар, рәсми затлар катнаша. Конференция программасында түгәрәк өстәлләр, теоретик һәм гамәли дәресләр, мастер-класслар, презентацияләр каралган, фикер алышу мәйданы эшләячәк. Форумда катнашучылар Казанның истәлекле урыннарында булачаклар.

Чарада түбәндәге секцияләр эшлиячәк: “Гаиләнең финанс планы: ничек уңышлы кеше булырга”, “Тупларга һәм сакларга: гаилә керемен ничек итеп дөрес бүләргә”, “Үзеңне һәм гаиләңне сакла: барысы да иминият турында”, “Эшмәкәр булырга: аның өчен нәрсә белергә һәм эшләргә” һәм “Салымнар: түләп барырга һәм бөлгенлеккә төшмәскә”.

Шулай ук “Сәүдә терминаллары һәм финанс идарәсе: бүгенге көндә фонд базары ничек эшли” мастер-классы һәм “Финанс өлкәсендә карьера: гамәли киңәшләр” һәм «Блокчейн — Россиядә яңа нефть” буенча ачык лекцияләр оештырылачак.

«Татар-информ» МА язмасы нигезендә әзерләнде.