КФУда Европа телләре көннәре

25-27 сентябрь көннәрендә Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Казан халыкара лингвистика үзәге КФУда Европа телләре көне дигән чара үткәрә.  

Бу чара һәр елны була һәм аның төп максаты — студентларны Европада телләр өйрәнүгә стимуллаштыру. Европа Советы инициативасы буенча ул 2001 елдан башлап һәр елны 26 нчы сентябрьдә үткәрелә.

Европа телләре көненең максаты — Европаның телләр һәм мәдәни төрлелегенә игътибарны җәлеп итү. Чаралар арасында мастер-класслар, лекцияләр һәм уеннар каралган.

Программа белән биредә танышырга мөмкин.