КФУда Фән атналыгы башлана

Казан федераль университетында фән атналыгы кысаларында ИТИС Югары мәктәбе хезмәткәрләре берьюлы ике ачык лекция үткәрәчәк. 

Аның беренчесе коткару робототехникасының киләчәгенә багышланган. Интеллектуаль робототехникалар системасы лабораториясе кече фәнни хезмәткәре Ауфар Закиров бу өлкәдә нинди трендлар булуы, роботлар кешеләрдән нинди эштә яхшырак эшләгәне, аларны ничек программалаштырырга өйрәнергә икәнлеге турында сөйлиячәкләр. Лекция түләүсез, әмма теркәлергә кирәк:  itiskfu.timepad.ru/event/900431/

Лекция 12 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башлана. Адрес: Кремль урамы, 35 йорт, 1306 аудитория.

Икенче лекция машиналарга интернеттагы мәгълүматны аңларга ярдәм итә торган семантик технологияләргә багышлана. Бу турыда ИТИС югары мәктәбе кече фәнни хезмәткәре Александр Кириллович сөйлиячәк. Теркәлү өчен: itiskfu.timepad.ru/event/900439/

Чара 13 февраль көнне 18:00 сәгатьтә, Кремль урамы, 35 йорт, 1509 аудиториясендә була.

Белешмә өчен:

11-15 февральдә Казан федераль университетында Фән атналыгы уза. Ул һәр елны 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көненә багышлана.

11-14 февральдә КФУда ачык лекцияләр, мастер-класслар, уеннар һәм дискуссияләр үтәчәк. Чараларда теләгән һәркем катнаша ала.  Фән атналыгы 15 февраль көнне Мәскәүдән килгән фәнни журналист һәм медицина блогеры Алексей Водовозов чыгышы белән тәмамлана. Ул «Мифы о лекарствах и вакцинах: взгляд токсиколога» дигән темага лекция укыячак.