КФУда Фән көне

2020 елның 8 нче февралендә Казан федераль университетында Россия фәне көне үтәчәк. 

КФУ дөньядагы иң масштаблы «Ачык лабораторная» дип исемләнгән  фәнни-популяр акциягә кушылачак. Акция 30 минутлык тест форматында узачак.  7 яшьлек балалардан алып өлкәннәргә кадәр үз белемнәрен тикшереп карый алачаклар. Чараны КФУның Физика институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре алып барачак.  

Шулай ук КФУда Фән көне уңаеннан университет галимнәре һәм чакырылган спикерлар фәнни-популяр темага лекцияләр укыячак. Мәсәлән, «Полиэтиленны кем ашаган?» дигән лекциядә һәркем планетадагы чүп-чардан арынырга фән ничек ярдәм итүе турында беләчәк. Ә «Лазер уйлап табуга 60 ел» лекциясендә бүген лазерларның кайда кулланылуы турында белергә мөмкин.

КФУда Фән көне 8 февральдә 14:00 сәгатьтә Кремль урамы, 35 йорт адресы буенча урнашкан икенче уку корпусының 108 нче аудиториясендә узачак.