КФУда Фән көне

11 апрельдә Казан Федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты студентларының йомгаклау конференциясе узды. Әлеге конференциядә институтта укучы студентлар фәнни эшләре белән чыгыш ясады.

Конференция түбәндәге секцияләр буенча эшләде: “Конфликтология”, “Политология”, “Фәлсәфә”, “Ислам һәм христиан диннәре”, “Дин тарихы һәм теориясе”, “Социология”, “Телевидение”, “Массакүләм коммуникацияләрнең яңа форматлары”, “Журналистика тарихы”, “Милли журналистика үсеше проблемалары”, “Реклама”.

Секция эшчәнлегендә кафедра укытучылары да катнашты. Алар студентларның фәнни эшләрен бәяләде. Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин “Милли журналистика үсеше проблемалары” секциясе катнашучыларын сәламләп, аларга уңышлар теләде. “Фәнни эш белән шөгыльләнергә кирәк. Ул сезгә киләчәктә дә кирәк булачак. Бер-берегезнең эшләрен тыңлап, тәҗрибә уртаклашу өчен дә шушындый конференцияләр үткәрелә”, – диде ул. Васил Заһит улы студентлар йомгаклау конференциясе университетта даими уздырыла дип тә билгеләп үтте. Иң яхшы дип табылган эшләр җыентыкка керәчәк. Утырыш барышында күп кенә чишелеп бетмәгән сорауларга җавап табылды, шул ук вакытта яңа сораулар да туды.

Студентлар тәкъдим иткән эшләр дә кызыклы. Алар танылган прозаик, публицистларның китапларын, иҗатларын тикшергән, кайсылары телевидение, интернеттагы сайтлар белән эшләгән, тапшыруларны анализлаган, яңа барлыкка килүче жанрларны өйрәнгән.

Чулпан Гарифуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.