КФУда Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория ачыла

15 февраль көнне Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзәмов исемендәге аудитория ачылу тантанасы булачак.

Әлеге чара ел саен уза торган Халыкара фәнни-гамәли «Әгъзәмов укулары» конференциясе уңаеннан көтелә. Конференцияне КФУ, Татарстанның журналистлар союзы һәм «Республика Татарстан» белән «Ватаным Татарстан» газеталары оештыра.
Аудиторияне ачу 15 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Профессор Нужин урамы, 1/37 адресы буенча урнашкан Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә булачак.
Мәгълүмат өчен. 2016 нчы елда 19 май — Татарстан матбугаты көнендә галим яшәгән Чистай урамындагы йортка истәлек тактасы куелган иде. Әгәр исән булса,  быел аңа 82 яшь тулган булыр иде.