КФУда футбол матчлары дәвам итә

25 ноябрьдә Казан Федераль университетының «Уникс» спорт залында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Казан федераль университеты Кубогының чирек финалының ике матчы узды. Матчлар турыдан туры эфирда трансляцияләнде.

Мәйданга беренчеләрдән булып КФУның Физика һәм Инженер институты командалары чыкты. «Физиклар» беренче минутлардан ук әлеге матчның фаворитлары булуларын күрсәттеләр. Инициативаны тулысынча үз кулларына алып, алар даими рәвештә өстенлекне арттырып, «инженерларга» алга чыгарга мөмкинлек бирми. Беренче таймнан соң таблода инженер институты өчен күңелсез саннар барлыкка килде – 0:7. Уенның икенче яртысында да Физика институты алдынгы иде һәм 10:3 исәбе белән җиңүче булып калды.

Җиңүчеләр арасында Алексей Степанов, Матвей Ромашкин, Рөстәм Хәсәнов, Мансур Миндугулов, Владимир Гиздатов булды.

Инженер институты составында Руслан Алеев, Илнар Фәттахов һәм Денис Зарубин аерылып торды.

Чирек финалның икенче матчында Идарә, икътисад һәм финанслар институты белән Фундаменталь медицина һәм биология институты командалары очрашты.

Беренче матчта «икътисадчылар» командасы уенны үз кулына алды. Уенның беренче 20 минутыннан соң таблода «икътисадчылар» файдасына 4:0 саннары пәйда булды. Алда әле тагын 20 минут уен һәм өмет бар кебек тоелса да, йомгаклау нәтиҗәсе — 12:1 булды. Идарә, икътисад һәм финанслар институты командасы ярымфиналга чыкты.

Фундаменталь медицина һәм биология институты составындагы бердәнбер гол Мөхәммәд Алкади исәбенә язылды.

Шулай итеп, Физика институты белән Идарә, икътисад һәм финанслар институты ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча 2018 елгы КФУ Кубогы ярымфиналистлары булдылар.

28 ноябрьдә Казан Федераль университетының «Уникс» спорт залында чирек финалының тагын ике матчы узачак. 19:45 сәгатьтә Социаль-фәлсәфи фәннәре һәм гаммәви коммуникация институты белән Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты командалары очрашачак. 20: 45 сәгатьтә мәйданга Александр Бутлеров исемендәге Химия институты һәм Юридик факультет футболчылары чыгачак.

Диана Садретдинова әзерләде.