КФУда галим Ф.Әгъзамовны хөрмәтләделәр

Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә тантаналы рәвештә ВУЗның журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов исеме белән аталган аудитория ачылды. КФУ Гыйльми шурасы карары белән, журналистик белем бирүне оештырган кешенең исемен мәңгеләштерү максатыннан ЦИТның 224 нче аудиториясе сайланды.

 

Исемле аудиторияне ачу тантанасында Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар союзы җитәкчесе Римма Ратникова, Казан университетының белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский, республиканың алдынгы ГМЧ җитәкчеләре катнашты. 

«Бүген бөтен Казан университеты өчен истәлекле вакыйга. Без бүгеннән Казан университеты йөзе булып саналган кешенең исемен йөртә торган аудитория ачабыз. 50 ел элек ул безнең университетта журналистика белеме нигезләрен салган», — дип әйтте Дмитрий Таюрский һәм Флорид Әгъзамовның Казан университеты үсешендә зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Д.Таюрский сүзләренчә, КФУ җитәкчелеге журналистика өлкәсендәге технологияләр үсешенә зур игътибар итә. Һәм дөрес юл сайларга Әгъзамов хезмәтләре дә булыша.

Үз чиратында Римма Ратникова университет тарафыннан үз галимнәрен, укытучыларының хезмәтләрен билгеләүнең мөһимлеген билгеләде. Казан университеты 21 нче гасырда үз үсешендә бик зур адымнар белән алга бара диде ул.

«Флорид Имамахметович үзенең бөтен энергиясен, мәрхәмәтлелеген, көчен студентларга бирде. Аның вакытында студентлар аны бик хөрмәт итәләр иде, ул аңлый белә иде. Үз авторитеты һәм студентларга мәхәббәтенең көче аркасында ул һәрвакыт студентларны якларга әзер торды, аларга ярдәм итте. Ул безне журналистикада гуманизмга өйрәтте. Бүген журналистлык җәмгыяте моңа мохтаҗлык кичерә», — дигән фикердә Римма Ратникова.

Ул шулай ук 2016 елда Казанның Чистай урамында галим яшәгән йортка истәлек тактасы куелуын әйтте.

“Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире Александр Латышев әйтүенчә, Флорид Әгъзамов инде күптән безнең арада булмаса да, аның рухы Казан университетының барлык биналарында да бар.

«Мондый шәхесләр турындагы хәтернең саклануы бик мөһим. Аның турында бары тик җылылык һәм рәхмәт сүзләре белән генә искә алалар », — дип билгеләп үтте ул һәм аудиторияде истәлек тактасын Ф.Әгъзамовның тормыш этаплары турындагы мәгълүмат белән тулыландырырга кирәк дигән фикер әйтте.

Үз чиратында Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский виртуаль музей ачу планнары белән яшәвен әйтте. Анда Казан университетыннан чыккан кызыклы шәхесләр турындагы мәгълүмат белән танышып булачак.

Ф.Әгъзамов укучылары тантана барышында остазлары турындагы истәлекләре белән бүлештеләр. Л.Толчинский Флорид Имамахметович турында истәлекләр китабын төзүне тәкъдим итте.

Аудитория ачылу тантанасы һәр елны уза торган традицион “Әгъзамов укулары” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференциясе белән дәвам итте. Аны оештыручылар булып Казан федераль университетыннан тыш ТР Журналистлар союзы, “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары редакцияләре дә тора. Аның эшендә журналистика практиклары һәм теоретиклары, укытучылар, Россия, Белоруссия, Кахахстаннан, Египет, Төркия, Кытайдан һәм Вьетнамнан студентлар катнашты. Барлыгы 70тән артык доклад гариза ителгән иде. Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни хезмәтләр җыентыгы чыгару планлаштыра.

 

 

 

Мәгълүмат өчен. Ф.Әгъзамов 1936 елның 11 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылында туган. Балачак еллары авыр чорга туры килә. Әгъзамовның әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтка китеп бара. Белемгә омтылган егет мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Казан дәүләт университетының тарих-филолоuия факультетына укырга керә. 1959 елны университетны уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын Питрәч районында башлый. 1968 елда Әгъзамовны Мәскәүгә белемен арттырырга җибәрәләр. Ә 1972 елда Ф.Әгъзамов Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге җитәкли башлый. 30 елдан артык әлеге юнәлештә хезмәт куя.

Фәнни эшчәнлеге дә журналистика өлкәсенә нисбәтле. Тукайны журналист буларак өйрәнгән, журналистикада гуманизм принциплары һ.б. юнәлештәге хезмәтләре бүген дә яшь кадрлар тәрбияләүдә алыштыргысыз дәреслек булып тора.

Фидакарь хезмәте өчен мактаулы исемнәргә лаек була. Шулай ук Х.Ямашев исемендәге республика журналистлары премиясе белән бүләкләнгән. 2005 елда “Бәллүр каләм республика конкурсында гран-при яулады. Ф. Әгъзамов 2005 елда бакыйлыкка күчте.