КФУда — “Гарәп графикалы кулъязма традицияләр” җәйге мәктәбе

5-10 июньдә Казанда “Гарәп графикалы кулъязма традицияләр” җәйге мәктәбе үтте. Аны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты, Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәк оештырган.

Җәйге мәктәп — гарәп графикалы кулъязмаларны һәм борынгы басма китапларны өйрәнүче-тикшеренүчеләрнең белемен арттыру мәйданчыгы. Чара фәнни эшчәнлеге ислам язуы традицияләре белән эш итүче практикларга исәпләнгән.

Оештыручыларның берсе, КФУның Көнчыгышны һәм исламны өйрәнү кафедрасы ассистенты Евгений Хәмидов белдергәнчә, җәйге мәктәптә Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Уфадан, шулай ук Казакъстанның Астана шәһәреннән 30 кеше белемен күтәрә.

“Бу җәйге мәктәп әле беренче мәртәбә генә оештырыла. Шуңа без аны быел темага кереш рәвешендә, гарәп графикалы традицияләр белән таныштыру максаты белән оештырдык”, – диде ул.

Җәйге мәктәптә этнографика, лингвистика, чыганакларны өйрәнү фәне, ислам гыйлеме белгечләре катнашында семинарлар, мастер-класслар үткәрелә. Катнашучылар гарәп, фарсы һәм төрки телләрдәге гарәп графикалы кулъязмалар, борынгы басма һәм кулъязма фондлар белән таныша.

Җәйге мәктәптә катнашучылар Болгарга да барган. Алар тарихи объектларны өйрәнгән, эпитафик, ягъни кабер ташларындагы язулар белән дә танышкан.

Җәйге мәктәптә КФУның Көнчыгышны һәм исламны өйрәнү кафедрасы доценты Азат Ахунов та катнаша. Ул билгеләп үткәнчә, гарәп графикалы кулъязма традицияләренә татар халкы да үз өлешен керткән. Безнең җирләрдә гарәп язуы Идел Буе Болгарында ислам дине рәсми кабул ителгәч таралган.

“Гарәп графикасы традицияләре – татарлар өчен ят нәрсә түгел, ә халкыбызның элек-электән үзләштергән мирасы. Бу традицияләр совет заманында да тукталып тормады. Ул азмы-күпме университетларда укытылды. Әби-бабаларыбыз арасында Коръән текстларын, аерым сүрәләрне күчереп язып таратучылар булды. Хәзерге вакытта әлеге традицияләр яңартыла. Без аларны онытмаска, үстерергә тиеш”, – дип саный Азат Ахунов. Аның сүзләренчә, гарәп графикалы татар кулъязма, басма, эпитафик чыганаклар дөнья күләмендә танылган. Соңгы елларда Голландия, Алмания, Америка Кушма Штатлары, Төркия, Япония кебек чит илләрдән дә галимнәр Татарстанга килеп, аларны фәнни яктан өйрәнә.

“Чит ил галимнәре гарәп графикалы татар чыганакларын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза. Моның өчен аларга, татар телен дә, иске татар язуын да үзләштерергә туры килә. Шулар арасында – Голландиядән Михаил Кемпер, Япониядән Норохиро Наганова. Чит ил галимнәре тарафыннан кызыксыну зур, әмма үзебез тарихи мирасыбызның бу өлешен тиешле дәрәҗәдә өйрәнмибез, аның кадерен әлегә белеп бетермибез. “Гарәп графикалы кулъязма традицияләре” җәйге мәктәбенең әһәмияте дә әлеге мәсьәләгә үзебезнең ил галимнәренең игътибарын юнәлтү, аеруча яшьләрне җәлеп итүдән гыйбарәт”,– дип билгеләп үтте Азат Ахунов.

Сүз уңаеннан, җәйге мәктәпне киләчәктә дә оештыру күздә тотыла.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.