КФУда «Географик диктант» язачаклар

26 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Казан федераль университетында «Географик диктант» язачаклар. Татарстанда әлеге халыкара мәгариф акциясен үткәрү өчен, 30 дан артык мәйданчык теркәлгән. Казанда төбәк мәйданчыкларының берсе өченче ел рәттән Казан федераль университеты булачак.

Казан университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында 20 аудиториядә 1200 чамасы кеше диктант яза ала.

Мәйданчык ачык, алдан язылу таләп ителми. Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала.

Искәртеп үтәбез. Диктант өч блокка бүленгән 30 тест биремннән тора. Беренче блокка географик аңлатмаларны һәм терминнарны тикшерү буенча биремнәр кергән, икенчесе карта белән эшли белүгә юнәлдерелгән. Өченчесе – сәяхәтчеләр көндәлегеннән һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр буенча географик объектларны билгеләү. Диктантта иң югары бәя – 100 балл.

Диктантны dictant.rgo.ru. сайтында онлайн да язарга мөмкин.