КФУда гриппка каршы вакцинация ясала

16-20 сентябрь көннәрендә КФУның төп бинасында студентлар һәм хезмәткәрләр гриппка каршы укол кадата үтә ала. 

Вакцинация 9.00-12.00 сәгатьләрдә №119В кабинетында үтә. 17 сентябрьнең 11.00 сәгатендә булган мәгълүматка караганда, 46 кеше вакцинацияләнгән. 

«Авырый башлаган (тамак әчетеп тору, хәлсезлек, күтәрелгән температура, йөткерү) кешеләргә һәм шулай ук тавык аксымына аллергия булган кешегә прививка ясау киңәш ителми,» — диде КФУ Университет клиникасының табиб-терапевты Юрий Слабнов.

Пунктка килгән кешеләргә «Совигрипп» вакцинасын ясыйлар. Аның составында тулы һәм тиз арада иммунитет формалаштырырга ярдәм итә торган иммуномодулятор бар. 

Әгәр паөиентның хроник авырулары бар икән, прививка ремиссия периодында үткәрелә. Вакцинациядән соң спиртлы эчемлекләр эчү киңәш ителми, чөнки бу вакцинациянең эффектын киметә. Шулай ук укол урынына су тидерергә, туңарга һәм арырыга ярамый.

Грипп вирусына каршы иммунитет вакцинациядән соң 2-4 атнадан соң эшләп чыгарыла. Шуңа күрә гриппка каршы прививканы эпидемия башланганчы бер-ике ай алдан ясату кирәк.

Гриппка каршы привика кадаткан кеше авырырга мөмкин, ләкин аны җиңел уздырып җибәрәчәк. Вакцинация авыру куркынычын киметә һәм грипп китергән башка авыруларның — төрле органнарга кан саву, менингит, менингоэнцефалит, пневмония, отитлар, бронхитлар, синуситлар һәм башкаларның да профилактикасы булып тора. 

Грипп белән авыру куркынычы булган төркемгә медицина персоналы, транспорт, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар, йөклеләр һәм 60 яшьтән өлкән кешеләр бар.